Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ташкабактан кабымлык рецепты

Ташкабак - диетик яшелчә, анда С витамины бар.

news_top_970_100
Ташкабактан кабымлык рецепты
Гөлүзә Василова

Ташкабак - файдалы диетик яшелчә, анда С витамины бар. Ул тән тиресенә, кан тамырларына уңай йогынты ясый. Шуңа күрә ташкабак запасы булганда ешрак кулланып калырга кирәк.

Ингредиентлар: ташкабак, помидор, сарымсак, сыр, петрушка, каймак (майонез) үсемлек мае, тәмләткечләр.

Ташкабакны боҗралап турарга, тәмләткечләр сөртеп ике ягын да үсемлек маенда кыздырып алырга.

Помидорны түгәрәкләп яки ярымбоҗралап турарга.

Сырны һәм сарымсакны угычтан уарга, каймак яки майонез салып болгатырга.

Кабымлыкны җыя башлыйбыз. Ташкабак (мин юкарак тураганмын, шуңа кыздыргач ике катлы иттем) өстенә помидор, аннары сыр белнә сарымсак катнашмасы салырга һәм петрушка белән бизәргә.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100