Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ташкабактан кабымлык

Җәй – мул уңышка бай фасыл. Бакчада җиләк-җимеш, яшелчәләр өлгерде. Хәзер һәр хуҗабикә өчен аш-су бүлмәсендә кызу чак. Ел буена җитәрлек тәм-том әзерлибез - тозлыйбыз, пешерәбез, кайнатабыз. Бакчадагы нигъмәтне әзерләү ысуллары бик күп. Татар ашлары халыкара федерациясе рәисе , милли кухня эксперты, ресторатор Резеда Хөсәенова ташкабактан кабымлык рецепты тәкъдим итте.

news_top_970_100
Ташкабактан кабымлык

Кабымлык өчен: 1-2 яшь ташкабак (артык зур булмаган); 100 гр каты сыр; 1-2 помидор; 2 тырнак сарымсак; 1 кишер; 1 баш суган; 2-3 аш кашыгы каймак; таба майларга үсемлек мае; яшел тәмләткечләр.

Иң беренче эш итеп, ташкабакларны яхшылап юабыз. Буйга бик нечкә итеп, 6 мм калынлыкта кисәбез. Өстенә тоз сибеп, 7-8 минутка читкә алып куеп торабыз. Бу вакытта аның согы чыга, ташкабак йомшара һәм тәмлеләнә. Рулет өчен эчлек әзерлибез. Сырны эре угычтан уабыз, аңа шулай ук угычтан уылган сарымсак кушабыз һәм каймак белән болгатабыз. Күп кеше аны майонез белән дә эшли. Помидор белән яшел тәмләткечләрне ваклап турый­быз. Соңыннан кызган үсемлек маенда ташкабакнын ике ягын да кыздырабыз. Ташкабак суынгач, өстенә сырлы, сарымсаклы катнашманы сылыйбыз. Аның өстенә помидор куябыз, яшел тәмләткечләр сибәбез. Рулетны төреп, матур итеп бизәп табынга чыгарабыз.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100