news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Ташкабактан аджика рецепты

Икенче көнне аджиканы авыз итеп карарга мөмкин.

news_top
Ташкабактан  аджика рецепты
Гөлүзә Василова

Аджика өчен: 3 кг ташкабак, 1,5 кг помидор, 500 грамм кишер, 500 грамм татлы борыч, 5 тырнак сарымсак, 2,5 аш кашыгы төелгән кызыл борыч, 100 грамм шикәр комы, 2 аш кашыгы тоз, 200 грамм үсемлек мае.

Помидор, ташкабак, татлы борыч, кишер һәм сарымсакны иттарткычтан чыгарырга. Барысын бергә болгатырга, шикәр комы, тоз, май өстәргә.

Бу катнашманы сүрән утта 40 минут чамасы болгата-болгата пешерергә. Аннары кызыл борыч салырга һәм тагын 10 минут пешерергә.

Әзер аджиканы стерильләштерелгән банкаларга тутырырга һәм тимер капкач белән ябарга. Банкаларның астын өскә әйләндереп, берәр нәрсә белән төреп куярга.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар