Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ташкабак боҗрасында ит белән дөге пешерү рецепты

Ташкабак боҗраларын көздән катырып куярга да мөмкин.

news_top_970_100
Ташкабак боҗрасында ит белән дөге пешерү рецепты
Гөлүзә Василова

Яңа елдан соң ташкабакларның орлыклары борный башлый, шуңа аларны алга таба саклаудан мәгънә юк.

Ташкабакны боҗралап турарга, кабыгын һәм эчен чистартырга. Тоз һәм үзегез яраткан тәмләткечләрне сибәргә һәм бер ягын үсемлек маенда кыздырып алырга. Икенче ягын әйдәндерергә дә эчлек салырга.

Эчлек өчен: фарш, дөге яки бәрәңге, тоз, борыч, яңа өзелгән помидор, каты сыр, каймак яки майонез, яшеллек.

Фаршка дөге яки угычтан уып чи бәрәңге салырга, тоз һәм борыч салып болгатырга. Бу массадан шарчыклар ясап ташкабак боҗрасына салып, кул белән басып алырга. Өстенә телемләп киселгән помидор куярга.

Каты сырны угычтан уарга, укроп яки петрушканы турарга, майонез яки каймак белән болгатырга. Бу массаны помидор өстенә җәяргә. Табага берәр стакан кайнар су салырга.

Ташкабак боҗраларын 180 градуска кадәр кызган духовкага 35-40 минутка куярга.

Ташкабак боҗраларын көздән әзерләп катырып куярга да мөмкин.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100