news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Ташкабак белән сырдан тиз әзерләнә торган җәйге закуска рецепты

Җәен бакчаларда ташкабаклар өлгерә башлый. Ташкабактан нәрсә ясап була икән дисәгез, җәйге закуска менә дигән булыр. Закусканы әзерләр өчен нибары ярты сәгать вакыт җитә.

news_top
Ташкабак белән сырдан тиз әзерләнә торган җәйге закуска рецепты
Зилә Мөбәрәкшина

Ингредиентлар: ташкабак, он, тоз, симәнке мае, сыр, майонез, укроп (тәмләткечләр).

Ташкабак рецепты: 1) ташкабакны юабыз һәм тигез кисәкләргә бүлеп турыйбыз;

2) аш тәлинкәсенә он һәм тоз салабыз, түгәрәк формадагы ташкабакларны ике яклап әвәлибез;

3) кызган табага симәнке мае салабыз, соңыннан он һәм тозда әвәләнгән ташкабакларны ике яклап кыздырабыз;

4) ташкабаклар кызган арада, сырны угычтан чыгарып, укроп яки башка тәмләткечләр белән майонез салып бутыйбыз;

5) кыздырылган ташкабакларны тәлинкәгә тезәбез һәм сырлы-майонезлы эчлекне ташкабакларга сылап чыгабыз.

Ташкабаклардан закусканы суынган килеш табынга куярга була. Ашларыгыз тәмле булсын!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар