Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Таш өйме яки агач йортмы: кайсын төзү арзангарак төшә һәм төзелеш базары ни хәлдә?

Төзелеш кыйммәтләнде. Тораккә бәя дә көннән-көн үсә.  Казан мэры Илсур Метшин сүзләренчә әйтсәк, төзелеш материалларына бәяләр күтәрелде генә түгел, ә «космоска очты». Моның сәбәбе нидә?  Киләсе елда бу өлкәдә нинди бәяләр көтәргә һәм хөкүмәт тарафыннан нинди ярдәмгә өмет итәргә?

news_top_970_100
Таш өйме яки агач йортмы: кайсын төзү арзангарак төшә һәм төзелеш базары ни хәлдә?
«Татар-Информ» архивыннан

Төзелеш өлкәсендә 2021 ел кызыклы һәм көтелмәгәнчә булды. Бәяләрнең мондый кискен үсеше беренче тапкыр күзәтелде. Болар барысы да 2020 елның декабрендә башланды, ди Казанда шәхси йортлар белән шөгыльләнә торга бер эре төзелеш оешмасы җитәкчесе Ильяс Гыймадов.

Ул вакытта металл кыйбатланды һәм бу фактор металлдан ясалган төзелеш материалларының бәясен күтәрде. Бәя күтәрелүгә төрлечә аңлатма бар. Кемдер пандемия белән, җитештерү күләме кимү белән бәйләде. Икенче берәүләр чималны чит илгә чыгару сәбәпле, металл бәясе күтәрелүен искәртте. Ә төзелеш материалларына бәяләрнең арту сәбәбән тәгаен генә әйтү авыр, — дип фикерләре белән уртаклашты «Төзелеш бизнесы клубы академиясе» җитәкчесе Ильяс Гыймадов.

Барысы да металл кыйммәтләнүдән башланды

Төзүчеләр металлга бәя арту 2021 елның гыйнвар аенда туктар дип өметләнгән иде, әмма ел дәвамында аның бәясе төрлечә үзгәрде. Ел азагында металлның бәясе бераз төште дип яздылар. Әмма Ильяс Гыймадов моның белән килешми.

Соңгы тапкыр металлның тоннасын 85 мең сумга алдык. Май аенда, җәй көне 65 меңнәргә дә алган булды. Аның 100 мең сумга кадәр дә күтәрелгәне бар иде. Шуңа күрә, металл арзанайды дип әйтмәс идем. Хәзерге вакытта бераз төште, тукталды, тик шулай да  төзелеш базарының ничек «уйнаячагын» әйтүе кыен, — ди ул.

Металл кыйммәтләнү артыннан, агач бәясе дә өскә үрмәли. Төзелеш сезоны башында, ягъни апрель айларында агачтан торган бөтен чимал кыйбатлана. Хәтта пычкы чүбеннән ясалган стена плитәләренең дә бәясе 460 сумнан 1800 сумга кадәр арта. Чагыштыру өчен: март — февраль аенда бер куб агач материаллары 7 мең торган, апрель аенда ул — 8 мең, августта инде 20 меңгә кадәр җитә. Сезон узгач, сорау кимү аркасында, сентябрь аенда бәяләр бераз төшкән, әмма күпкә түгел. Хәзерге вакытта бер куб агач өчен бәя 16-17 меңдә тукталган. Билгеле, бәя күпләп яки азлап сатуга бәйле рәвештә үзгәрә. Яңа ел башлану да бу өлкәдә үз төзәтмәләрен кертәчәк.

Боларга тагын дефицит та килеп өстәлә. Гадәттә башка елларда төзелеш материалларына кытлык август айларында күзәтелгән. Ә 2021 елда ул май аенда ук башлана, базар сорауны канәгатьләндерә алмый. Әйтик, төзүчеләргә кирпечне дә 2 шәр айлап көтәргә туры килгән.

Йорт бәясе шушы факторалар белән генә дә күпмегә артты. Узган елгы бәяләр белән чагыштырганда, яңа өйләр 40 процентка кыйммәтләнде, әле бу бәя якынча гына. Материалларга бәйле рәвештә, бәя үзгәрергә мөмкин, — ди Гыймадов.

Агач йорт арзан була алмый

Агач йортлар төзү белән шөгыльләнә торган икенче бер оешма җитәкчесе Алмаз Галәветдинов та бәяләрнең көтелмәгәндә генә артуын әйтте. Мисал өчен, 2019 елда 7Х8 зурлыктагы 1,5 этажлы йортны салып чыгу 4,2 миллион сумга төшә торган булган. 2020 елда — 4,5 миллион сум, ә 2021 елда әлеге бәягә 6,7 миллион сумга кадәр күтәрелгән. Алмаз 2021 ел ахырында металл бәясе бераз төште ди, әмма ул хәзер узган елның июнь–июль ае белән чагыштырганда 50-60 процентка кыйммәтрәк.

Хәзерге вакытта агач йорт белән кирпеч йорт бәясенең аермасы юк. Җиренә җиткереп төзелгән агач йорт таш йорттан арзанрак та була алмый. Мондый өйләр бары тик стеналары белән генә аерылып тора. Фундамент, түбә, тәрәзәләр, түшәм, җылылк системасы, электр системасы алар барысы да бер төрле һәм шул ук бәядән, — дип ачыклык кертте Алмаз.

«Бу бөтен дәүләтнең бурычы»

Торакка бәя арту, төзелеш кыйммәтләнү мәсьәләре хакимиятне дә борчый. Елга нәтиҗәләр ясаганда да, хөкүмәт вәкилләре бу темага кагылмыйча уза алмады.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов журналистлар белән очрашуда илебез төзелеш материалларына бәяне йөгәнләп кала алмады дигән фикерен әйтте. «Бу бөтен дәүләтнең бурычы. Мондый нәрсәләрне катгый рәвештә контрольдә тотарга кирәк», — дип белдерде ул. Аның сүзләренчә, торак алырга җыенган кешеләргә бәяләрнең төшүен көтәргә кирәкми: «Кичә сатып алырга кирәк иде, бүген алырга кирәк», — ди Татарстан Президенты.

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, яшь һәм күп балалы гаиләләрне, табибларны, яшь галимнәрне торак белән тәэмин итүнең яңа юлларын табу кирәк. Аның сүзләренчә, яңа торакны күбесенчә байлар инвестиция буларак ала, ә чынлап та яшәү урынына мохтаҗ кешеләрнең кесәсенә хәзерге бәяләр туры килми.

Ә күптән түгел: «Быел төзелеш материалларына бәяләр очып китте генә түгел, ә кайдадыр космоска очты», — дип Казан мэры бәйдән ычкынган бәяләргә карата гаҗәпләнүен белдергән иде.

Илсур Метшин сүзләренчә, торак фондын капиталь төзекләндерүгә алынган оешмалар атна саен бәяләрнең артып баруын әйткән. Нәтиҗәдә, төзелеш материаллары арту сәбәпле, алдан килешенгән килешүләрнең бәяләре дә 2-3 тапкырга кыйммәтләнгән.

Федераль үзәк әлеге проблеманың чишү юлы буларак, ул килешүләрне өзеп, киредән яңа суммага төзергә рөхсәт биргән. Элекеге канун буенча, мондый килешүләр киредән каралырга тиеш түгел. Тик, бүгенге вазгыять аркасында кануннарны да үзгәртергә туры килгән.

Хөкүмәт нишләмәкче?

Россия Хөкүмәте вице-премьеры Марат Хөснуллин төзелеш материалларының кыйммәтләнүен афәткә тиңли. Аның сүзләренчә, ил хакимияте, торак белән тәэмин итү хисабына, икътисадны алга җибәрергә омтыла. 

Бәяләр тагын 15-20 процентка кыйммәтләнсә, гамәлгә кертелгән төзелеш программалары туктап калырга мөмкин. Ә башланган төзелешләр туктап калса, нәтиҗәсе бик аяныч булачак. Төзелеп бетмәгән юллар, социаль объектлар, таралган оешмалар… Ә бездә 8,5 миллион кеше төзелештә, 5 миллионы бу өлкәгә эшләүче оешмаларда хезмәт куя. Кытайда мәсәлән торак төзелеше — ил икътисады үсешенең этәргече. Шуңа күрә без моңа басым ясыйбыз һәм торак төзелеше күләмен арттырырга телибез. Әлбәттә, төзелеш материалларына бәя арту безнең өчен җитди куркыныч, — ди Татарстанның элеккеге төзелеш министры Марат Хөснуллин.

Марат Хөснуллин «Известия» басмасына биргән интервьюсында металл конструкцияләренең бәясе 68 процентка арткан дигән мәгълүмат җиткерде. Моның төзелешкә йогынтысын вице-премьер М12 Казан-Мәскәү төзелеше мисалында китерә: югары тизлекле магастраль төзүнең бәясе металл кыйммәтләнү йогынтысында гына да 30 миллиард сумга арткан.

Бер елда гына да шул кадәр кыйммәтләнгән тормышның киләсе елда ничек буласын берәү дә әйтә алмый, әмма бүгенге көндә икътисадны җайлау өчен хөкүмәт тарафыннан кабул ителгән кайбер карарлар бар. Шушы карарлар белән ил җитәкчелеге төзелеш өлкәсен тәртәгә кертмәкче һәм эшне иң беренче буыннан башлап җибәрмәкчеләр.

Металлургия предприятиеләре дөньякүләм бәяләргә нигезләнә. Монда икенең берсен сайларга кирәк: яки без ил эчендә металл бәясен көйлибез, яки базар икътисадын көйләмичә, металл җитештерүчеләрдән күбрәк салым алып, аны компенсация буларак куллана башлыйбыз, — дип Марат Хөснуллин төзелештәге бәяләрне йөгәнләүгә ике чишелеш юлы барлыгын әйтте.

Шунысын да искәртү кирәк, Россия Президенты әлеге мәсьәләне чишү юлы буларак, киләсе өч елда бюджетка салынган барлык төзелешләргә бәя артуны компенсацияләү карарын әйткән иде. Димәк, хөкүмәтнең нинди юнәлештә китүен фаразларга мөмкин.

Хәзерге вакытта, банклар шәхси йорт өчен ташламалы 3 процентлы ипотека бирә. Ләкин аның шартлары һәркемгә дә туры килеп бетми. Шул рәвешле, киләчәктә шәхси йорт төзүгә кагылышлы ярдәм программалары да чыгарга мөмкин. Бу хакта ил башлыгы Владимир Путин журналистлар белән очрашуында әйткән иде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100