Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Таш эләгеп, машина тәрәзәсе ватылса, нишләргә?

Таш тигән урынны полимерлар белән төзәтеп була, пыяланы тулысынча алмаштырырга ашыкмагыз.

news_top_970_100
Таш эләгеп, машина тәрәзәсе  ватылса, нишләргә?
https://pixabay.com/

Юлда барганда машина тәрәзәсенә кечкенә генә таш тисә дә, пыяла чәрдәкләнергә мөмкин. Бу хәл теләсә кем белән булуы ихтимал. Тәрәзәдә таш эзе калган очракта нишләргә икәнен автомобильчеләр сайтында өйрәтәләр.

Тиз арада бу урынга скотч ябыштырып куеп торыгыз. Скотч пыялага пычрак ябышудан саклый. Әгәр ярыкларга тузан кунса, аны чистарту катлаулы булачак. Тәрәзә чистарткычларны кулланмагыз, пыяланы кул белән сөртергә була. Ярыклар буйлап сөртмәгез, аркылыга ышкыгыз.

Аннары тиз арада автосервиска барырга кирәк. Әгәр пыяланы тәҗрибәсез кеше ясаса, ярыклар киңәеп китәргә мөмкин, шуңа күрә ышанычлы урынга мөрәҗәгать итегез. Тәрәзәне төзәтә торган материаллары турында сораштырыгыз, барысын да аңларга тырышыгыз. Сыек пыяла белән төзәтмәү хәерле, ул начар дигән фикер бар.

Сыйфатлы итеп төзәтү өчен полимер материаллар файдаланалар. Борау белән бораулау тәкъдим итсәләр, куркып калмагыз, бу ярыкларны таратмас өчен кирәк.

Машина тәрәзәсенең барлык почмакларын тикшереп чыгыгыз, таш башка урыннарга да тимәгәнме? Әгәр тиз арада чаралар күрелмәсә, пыяланы тулысынча алмаштырырга кирәк булуы ихтимал.

Ремонттан соң тәрәзә пыяласын җылытмый торыгыз. Югары басымлы шланглар белән юдырмау хәерле.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100