Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Тәсбих намазын ничек укырга?

news_top_970_100
Тәсбих намазын ничек укырга?
Фото: © «Татар-информ»

Тәсбих намазы – ул нәфел намаз, анда Аллаһы Тәгаләне мактау формулаларына күп урын бирелә. Әлеге намзаны атнага бер тапкыр, айга бер тапкыр, яки гомер эчендә бер тапкыр бакашарырга мөмкин, дип язылган «Islam today» сайтында.

Тәсбих намазында зикер итеп «Суб(е)хәәнәллааһи вәл-хәмдулилләәһи вә ләә иләәһә илләлләаһу вәллаәһу әкбәр» сүзләре кулланыла. Бу сүзләрне намазның һәр рәкагатендә төрле рөкеннәрдән соң (намаз гамәлләре) 75әр тапкыр әйтәләр.

Тәсбих намазы 4 рәкагатьтән тора. Бу намазның башка 4 рәкагатьле намазлардан, тәсбих сүзләреннән кала, башка аермасы юк.

Тәсбих намазын башкару тәртибе

  • Дүрт рәкагать нәфел намазы укырга ният кылабыз.
  • Тәкъбир әйтеп, «Субехәәнәкә» догасын укыйбыз. Алда әйтелгән тәсбих сүзләрен 15 тапкыр кабатлыйбыз.
  • «Фатиха» сүрәсен һәм тагын бер сүрә укыйбыз һәм 10 тапкыр тәсбих сүзләрен әйтәбез.
  • Рокугъка иеләбез һәм 10 тапкыр тәсбих сүзләрен әйтәбез.
  • «Сәмигаллаһү лимән хәмидәһ» дип әйтеп рокугътан тураябыз һәм 10 тапкыр тәсбих сүзләрен әйтәбез.
  • Аннары сәҗдә кылабыз һәм 10 тапкыр тәсбих сүзләрен әйтәбез.
  • Сәҗдәләр арасында утырып торганда 10 тапкыр тәсбих сүзләрен әйтәбез.
  • Аннары сәҗдә кылабыз һәм 10 тапкыр тәсбих сүзләрен әйтәбез.
  • Шулай итеп 1 рәкагатьтә 75 тапкыр тәсбих сүзләрен кабатлыйбыз.

Икенче рәкагатькә торгач 15 тапкыр тәсбих сүзләрен әйтәбез. Һәм алдагыча кабатлап укыбыйз. Шулай итеп 4 рәкагать намаз вакытында 300 тапкыр тәсбих сүзләре әйтелә, диелә хәбәрдә.

Тәсбих намазы укыр алдыннан шуны истә тотарга кирәк:

  1. Тәсбихны кычкырып укырга кирәкми.
  2. Кулда тәсбих яки саный торган җайланма тотып санау кирәкми.
  3. Санаганда бармакларны бөкләргә була. Мәсәлән, чәнчи бармактан башлап – 1, атсыз бармак – 2, урта бармак – 3, шулай итеп сул кулның чәнчи бармагына барып җиткәнче, дип аңлатыла.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100