Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Тәсбих намазын кайчан укырга?

news_top_970_100
Тәсбих намазын кайчан укырга?
"Татар-информ" архивы

Тәсбих намазы турында хокукый карар Татарстан Диния нәзарәте сайтында чыкты.

Әссәламегаләйкүм! Тәсбих намазы буенча нинди хокукый карар бар? Бу намаз турындагы хәдисләрнең зәгыйфь булуы турында ишеткәнем бар.

Мәрхәмәтле һәм Рәхимле Аллаһ исеме белән. Вәгаләйкүм әссәлам вә рахмәтуллаһи вә бәрәкәтүһ. Хәнәфи мәзһәбе буенча тәсбих намазы өстәмә (нәфел) намазларының берсе булып тора. Аны намаз уку рөхсәт ителә торган теләсә кайсы вакытта кылырга була.

Имам Мөхәммәд Әмин ибн ‘Абидин болай дип яза:

«Тәсбих намазы теләсә кайсы вакытта [намаз уку хупланмый торган вакытлардан тыш], яки һәр көнне яки төнне, һәр атнаны яки җомга көнне, айга бер тапкыр яки гомердә бер тапкыр булса да укыла. Бу намаз турындагы хәдисләр төрле юллар белән тапшырылу сәбәпле, алар хәсән хәдисләр булып санала. Аларны зәгыйфь дип әйткән кеше хаталанадыр» («Радд әл-мухтар», «Ибн ‘Абидин. 2/27).

Чыннан да, бу хәдисне үз җыентыкларында берничә танылган хәдис белгече китерә. Мәсәлән, имам әт-Тирмизи в «Җами‘ әл-кәбир» (№485-488), «Сунан»да Әбу Дауд (№1486), «Сунан»да ибн Мәҗә (№1386-1387) һ.б.

Һәм Аллаһ – яхшырак Белүче. ⠀⠀⠀

Татарстан мөфтиятенең фәтвалар (даруль-ифта) бүлеге.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100