Татарстан Диния нәзарәте сайтында төрле сорауларга җавап бирәләр.
Әссәламү галәйкүм! Берничә ел түбәндәге хәлне күзәтәм. Кайбер мөселман кардәшләребез фарыз намаздан соң ук тәсбих әйтергә тотына, гәрчә имам һәм мәчеткә йөрүче калган кешеләр тәсбихне сөннәт намаздан соң әйтә дә. Элек бу хәлгә игътибар бирмәскә тырыштым. Алар башка мәзһәбкә иярүчеләр булырга мөмкин дип уйладым. Әмма, бервакыт, аларның берсе актив агитация алып бара башлады, имештер, имам дөрес эшләми, бу – бидгать дип белдерде. Һәм алар кебек эшләргә – ягъни фарыз намаздан соң тәсбих әйтергә кирәк диде. Мин бөтенләй буталып беттем. Зинһар өчен, бу мәсьәләгә ачыклык кертергә ярдәм итсәгез иде. Рәхмәт.
Вә галәйкүм әссәлам вә рәхмәтуллаһи вә бәрәкәтүһү.
Әйе, дөрестән дә, кызганыч ки, әмма мондый күренешләр булырга мөмкин. Гыйлем җитмәү һәм күп нәрсәләрне дөрес аңламау нәтиҗәсендә, кайбер кешеләр дини сорауларны үзләренчә аңлатырга тотына. Алай гына да түгел, алар өммәттә танылу алган чын галимнәр тапшырган белемнәрне кире кагып, абсолют хакыйкатькә дәгъва кыла башлый.
Әлеге сорауга җавап бирү өчен, сезне иң әүвәл галимнәребезнең методологиясе белән таныштырырга телибез. Аннары мөһим нәтиҗәләр чыгару мөмкин булачак.
Әлеге теманы тикшереп, имам Ибне Габидин (رحمه الله) болай дигән:
(قوله ويكره تأخير السنة إلا بقدر: اللهم أنت السلام الخ.) لِمَا رَوَاهُ مُسْلِمٌ وَالتِّرْمِذِيُّ عَنْ عَائِشَةَ قَالَتْ «كَانَ رَسُولُ اللَّهِ - صَلَّى اللَّهُ عَلَيْهِ وَسَلَّمَ - لَا يَقْعُدُ إلَّا بِمِقْدَارِ مَا يَقُولُ: اللَّهُمَّ أَنْتَ السَّلَامُ وَمِنْك السَّلَامُ تَبَارَكْت يَا ذَا الْجَلَالِ وَالْإِكْرَامِ» وَأَمَّا مَا وَرَدَ مِنْ الْأَحَادِيثِ فِي الْأَذْكَارِ عَقِيبَ الصَّلَاةِ فَلَا دَلَالَةَ فِيهِ عَلَى الْإِتْيَانِ بِهَا قَبْلَ السُّنَّةِ، بَلْ يُحْمَلُ عَلَى الْإِتْيَانِ بِهَا بَعْدَهَا؛ لِأَنَّ السُّنَّةَ مِنْ لَوَاحِقِ الْفَرِيضَةِ وَتَوَابِعِهَا وَمُكَمِّلَاتِهَا فَلَمْ تَكُنْ أَجْنَبِيَّةً عَنْهَا، فَمَا يُفْعَلُ بَعْدَهَا يُطْلَقُ عَلَيْهِ أَنَّهُ عَقِيبَ الْفَرِيضَةِ.
وَقَوْلُ عَائِشَةَ بِمِقْدَارٍ لَا يُفِيدُ أَنَّهُ كَانَ يَقُولُ ذَلِكَ بِعَيْنِهِ، بَلْ كَانَ يَقْعُدُ بِقَدْرِ مَا يَسَعُهُ وَنَحْوُهُ مِنْ الْقَوْلِ تَقْرِيبًا، فَلَا يُنَافِي مَا فِي الصَّحِيحَيْنِ مِنْ «أَنَّهُ - صَلَّى اللَّهُ عَلَيْهِ وَسَلَّمَ - كَانَ يَقُولُ فِي دُبُرِ كُلِّ صَلَاةٍ مَكْتُوبَةٍ: لَا إلَهَ إلَّا اللَّهُ وَحْدَهُ لَا شَرِيكَ لَهُ، لَهُ الْمُلْكُ وَلَهُ الْحَمْدُ وَهُوَ عَلَى كُلِّ شَيْءٍ قَدِيرٌ، اللَّهُمَّ لَا مَانِعَ لِمَا أَعْطَيْت وَلَا مُعْطِيَ لِمَا مَنَعْت وَلَا يَنْفَعُ ذَا الْجَدِّ مِنْك الْجَدُّ» وَتَمَامُهُ فِي شَرْحِ الْمُنْيَةِ، وَكَذَا فِي الْفَتْحِ مِنْ بَابِ الْوِتْرِ وَالنَّوَافِلِ. ابن عابدين
Автор сүзләре: сөннәт намазын «Аллаһүммә...» сүзләрен әйтер өчен таләп ителгән вакыт аралыгына калдырып тору» Гайшәдән (رضي الله عنها) килә, әлеге хәдис Мөслим һәм Тирмизи җыентыкларында урын алган, ул түбәндәгеләрне әйткән:
«Аллаһы илчесе ﷺ (сөннәт алдыннан фарыз намазны үтәгәннән соң) әлеге доганы укыр өчен кирәк булган вакыттан да күбрәккә утырмаган:
اللَّهُمَّ أَنْتَ السَّلَامُ وَ مِنْكَ السَّلَامُ تَبَارَكْتَ يَا ذَا الجَلَالِ و الإكْرَامِ
«Аллаһүммә әнтәс-сәламү вә минкәс-сәлам табәрактә йә зәл-җәләли вәл-икрам».
Тәсбих фарыз намаздан соң кылыну турында хәбәр ителгән хәдисләргә килгәндә, бу гамәлнең сөннәтне үтәр алдыннан эшләнүе әйтелми. Мондый хәдисләрдән аңлашылган дөрес мәгънә шулдыр ки: тәсбих сөннәт намазны үтәгәннән соң башкарылган, чөнки сөннәт турыдан-туры фарыз намаз белән бәйле булып тора һәм аны тулыландыра. Сөннәт шулай ук фарыз намаздан аерым булып тормый. Шул сәбәпле, сөннәттән соң башкарыла торган барлык гамәлләр фарыздан соң килүче гамәл булып тора. Моннан тыш, Гайшә (رضي الله عنها) вакыт аралыгын да искә ала. Димәк, әлеге хәдистән Пәйгамбәр ﷺ (һәрвакыт) нәкъ менә шул сүзләрне әйтүе хакында белдерелми. Мөгаен, бу хәдис Пәйгамбәр ﷺ (фарыз намазны үтәгәннән соң) әлеге сүзләрне әйтү өчен җитәрлек булган вакыт аралыгына игътибар юнәлтә. Шулай итеп, ул Пәйгамбәрнең ﷺ һәрбер фарыз намазны үтәгәннән соң түбәндәге сүзләрне әйтүе хакында сахих хәдисләрнең ике җыентыгында килгән мәгълүматка берничек тә каршы килми:
لا إلَهَ إلَّا اللَّهُ وَحْدَهُ لَا شَرِيكَ لَهُ، لَهُ الْمُلْكُ وَلَهُ الْحَمْدُ وَهُوَ عَلَى كُلِّ شَيْءٍ قَدِيرٌ، اللَّهُمَّ لَا مَانِعَ لِمَا أَعْطَيْت وَلَا مُعْطِيَ لِمَا مَنَعْت وَلَا يَنْفَعُ ذَا الْجَدِّ مِنْك الْجَدُّ
«Игълә Әссүнән» дип аталган хезмәттә имам Зәфар Әхмәд Усмани (رحمه الله) болай дигән:
إعلاء السنن: قلت: والظاهر أنه صلى الله عليه وسلم كان يأتي دبر الصلاة بواحد من الأذكار، فروي كل راو بما سمع وأما احتمال أنه كان يأتي بجميع الأذكار الواردة في دبر الصلاة كل يوم بعد كل صلاة فبعيد جدا، كما لا يخفى على من له أدنى فهم، فحديث عائشة محمول عندنا على فرض بعده سنة، والأحاديث التي ورد فيها الذكر الطويل دبر الصلاة محمولة عندنا على فرض ليس بعده سنة راتبة، وإن كان بعده سنة فبعد الفراغ منها. وبهذا تجتمع أحاديث الباب بأسرها. ووجه الفرق أن الراتب من توابع الفرائض، فينبغي أداؤها متصلة بها كما هو مقتضى التبعية، ولما ثبت من الأمر بالتعجيل في بعض الرواتب كما سيأتي فالتطبيق (بين أحاديث الباب) بالوجه الذي ذكرنا هو الأولى. وهذا هو الأمر الرابع من الأمور العشرة فتذكر.
Пәйгамбәрнең ﷺ һәр намаздан соң зикернең кайсы да булса бер төрен әйтүе ачык булып тора (алар хакында без югарыда сүз алып барган идек). Тапшыручыларның һәрберсе аңа ишетү насыйп булган зикер төре турында хәбәр иткән. Пәйгамбәрнең ﷺ һәрбер намаздан соң төрле хәдисләрдә телгә алынган барлык төр зикерләрне әйтеп чыгу ихтималлыгы – бик аз. Әлеге факт һичьюгы аз гына булса да аңларга теләге булган теләсә кем өчен ачык. Гайшәдән (رضي الله عنها) килгән хәдистән аңлашыла торган мәгънә фарызны укыганнан соң сөннәтләре үтәлә торган намазларга күрсәтә (биредә фарызны укыганнан соң Пәйгамбәр ﷺ сәлам догасын уку өчен кирәк булган вакыттан да күбрәк утырып тормыйча, сөннәтне үтәргә керешкән). Ә намаздан соң озак зикер кылу хәбәр ителүче хәдисләрдә фарыздан соң сөннәтләр укылмаучы намазлар турында әйтелә, әгәр фарыздан соң сөннәт булса, зикер сөннәттән соң әйтелә. Шулай итеп, барлык хәдисләр дә, берләштергәннән соң, бер мәгънәгә күрсәтәләр. Фикер каршылыкларының асылы асылы шунда ки: сөннәт намаз турыдан-туры фарыз намазга бәйләнгән, ул фарыз намаз белән бергәлектә башкарыла, бәйлелек бар, сөннәтне үтәүгә ашыгу кирәклеге раслана. Димәк, мондый тәҗрибә (ягъни күрсәтелгән тема буенча барлык хәдисләрне куллану тәҗрибәсе) иң дөресе булачак, бу хакта без югарыда әйтеп уздык.
Нәтиҗә:
1. Нинди дә булса дини-хокукый мәсьәләне караганда, хәнәфи мәзһәбе нигезендә, аерым хәдисләрне генә түгел, ә Аллаһы илчесенә ﷺ барып тоташкан барлык мәгълүматны да исәпкә алырга кирәк. Юкса, безнең хөкем (хокукый норма) эшләрнең чын торышын чагылдырмаячак.
2. Югарыда китерелгән хәдисләрдән фарыздан соң сөннәте булмаган намазлардан соң тәсбихне фарыздан соң башкарырга кирәклеге аңлашыла. Ягъни, иртәнге һәм икенде намазларыннан соң тәсбих фарыздан соң ук, имам «сәлам» догасын укыгач ук кылына. Ә фарыздан соң сөннәтләр укыла торган намазларда, без, фарыз намазны укыганнан соң, «сәлам» догасын укыйбыз, сөннәт намазны башкарабыз, ә аннары тәсбих әйтәбез. Мондыйларга өйлә, ахшам һәм ястү намазлары керә.
3. «Сәлам» догасы урынына төрле хәдисләрдә китерелгән кайсы доганы укысаң да була.
Ә Аллаһы яхшырак белүче.