«Тарзанкадан сикергән егет өстенә төшкән». Кабан күлендә 15 яшьлек кыз батып үлгән
Кичә Казанда Урта Кабан күлендә 15 яшьлек кыз батып үлгән. Якынча белешмә буенча, кыз су коена. Шул чакта тагын бер егет тарзанкадан суга сикерә һәм кыз өстенә килеп төшә. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгы хәбәр итте.
Фаҗига вакытында мәрхүмә кыз яшьтәш дуслары белән булган.
Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий белешмәсе буенча, тикшерү эшләре башлаган.