![Тары ярмасыннан белен рецепты](https://intertat.tatar/resize/shd/images/uploads/news/2023/3/30/06366f27cefb248272cb7ec8447fbfb9.jpg)
Мамадыш районы Олыяз авылында яшәүче Гөлнара Галимуллинаның пешермәгән ризыгы юктыр, мөгаен. Ул социаль челтәрләрдә һәр пешергән ризыгының рецепты белән уртаклаша.
Гөлнара ханым кояш кебек сап-сары белен рецептын язган. Ул аны тары боткасыннан пешергән.
Тары ярмасыннан ботка рецепты. Тары ярмасын әйбәтләп юарга. Сөзгечтән сөзәргә, суга салып, 3-4 минут кайнатып алырга. Бу – ярманың ачысын алу өчен кирәк. Аннары ярманы сөзәргә, алдан кайнатырга куйган сөткә салырга, сүрән утта 5-6 минут пешерергә. Аннары тоз, шикәр комы салырга, тагын 1-2 минут пешерергә. Газны сүндергәч, бераз каплап тотарга. Табынга атланмай салып бирергә.
Тары боткасы өчен: 1 стакан тары ярмасы, 3 стакан сөт, 0,5 бал кашыгы тоз, 2 аш кашыгы шикәр комы. Ярманы кайнатып түгәр өчен 1,5 литр су кирәк була.
![](https://intertat.tatar/images/uploads/ca41ef2553e64ca3d10e25c3396da2de.jpg)
Фото: © Гөлнара Галимуллина
Тары ярмасыннан белен рецепты. Боткага 2 стакан сөт, 1 стакан су, 2-3 йомырка, тәменчә тоз һәм шикәр комы, 4-5 аш кашыгы сыек май, 15-20 грамм чүпрә. Блендер белән тугларга, ягъни күпертергә. 2 стакан чамасы он, 1 чәй калагы куркума салып болгатырга. Камыр кабаргач пешерергә. Табаны кыздырырга, беренче коймак өчен майларга, аннары кирәкми. Пешкән беленнәрне атланмай белән майларга була.
«Бик тәмле була, пешереп карагыз әле», – дип язган хуҗабикә.
![](https://intertat.tatar/images/uploads/516ad68a10dc2403835b4e314a284a36.jpg)
Фото: © Гөлнара Галимуллина