Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Тары ярмасы белән кишер тәкәсе рецепты

news_top_970_100
Тары ярмасы белән кишер тәкәсе рецепты
Фото: Эльмира Тимергалиева

Мөслимдә яшәүче Эльмира Тимергалиева тары ярмасы белән кишер тәкәсе рецептын тәкъдим итте, дип яза «Мөслим-информ».

Катлы камыр өчен: 2 йомырка, тоз, 120 мг су кирәк.

Токмач камыры кебек каты итеп басарга, нәкъ шулай итеп җәяргә. Аннары җәемне туңмай белән майларга, кабат рулет итеп төреп, вак кисәкләргә турарга. Һәр өлешне кабат җәяргә. Камыр әзер.

Тарыны кичтән суга салып бүрттереп куярга, иртән 5-6 минут кына пешереп алырга. Угычтан уылган кишер өстәргә, тәменчә тоз, шикәр комы салырга.

Эчлекне салып, үзегезчә бөгеп, духовкага тыгарга.

«Ярты сәгатьтә әзер була. Камыр катланып, кетердәп тора. Ясап карагыз. Бәрәңге, кабак, кишер, алма, кәбестә тәкәләре өчен бик әйбәт», – дип белдерә хуҗабикә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100