news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Тары ярмасы белән кабак бөккәне рецепты

news_top
Тары ярмасы белән кабак бөккәне рецепты
Фото: © Рәмзия Вәлиева аккаунтыннан

Аш-су остасы Рәмзия Вәлиева тары ярмасы белән кабак бөккәне рецепты белән уртаклашты. Бу бөккәннең камырын ул

1 стакан җылы сөт,

150 гр йомшак май,

2 йомырка,

1 аш кашыгы шикәр комы,

ярты чәй калагы тоз,

2 аш кашыгы майонез,

кайнап торган ярты стакан суга салынган ярты чәй калагы сода,

он салып баскан.

Камыр әзер булгач, 1 аш кашыгы исле сыек май салып, тагын басарга. Камырны 30 минутка пакетка тыгып торырга.

Эчлек өчен:

кабакны шакмаклап турап, бераз шикәр комы белән болгатып, иләккә салырга. Суы агып бетәргә тиеш.

Тары ярмасын юарга, кайнап торган тозлы суда яртылаш бүрттерергә. Әзер булгач, суын түгәргә, ярманы юдырырга.

Кабак белән тарыны кушып, шикәр комы өстәргә. Эретелмәгән, йомшак сыер мае салып болгатырга.

Камырны кечкенә түгәрәкләргә җәеп, эчлеген салып, бөккән ясарга. Ашларыгыз тәмле булсын!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар