news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Тары ярмасы белән кабак пирогы

Кабак вакытында бу файдалы яшелчәдән тәмле ризыклар әзерләргә ашыгыгыз.

news_top
Тары ярмасы белән кабак пирогы
Ләйлә Мостафина

Ләйлә Мостафинадан тары ярмасы белән кабак пирогы рецептын тәкъдим итәбез.

Пирог өчен төче камыр әзерләргә.

Камыр өчен 1 стакан җылы суга 2-3 кашык үсемлек мае, 2-3 кашык майонез, көпшәкләндергеч, тоз, шикәр комы, он салып йомшак камыр басып куярга. Камыр бераз ял итсен. 

Эчлек өчен 1 кг чистартылган кабакны угычтан уабыз. 200 грамм тары ярмасын юып, тозлы суга салып, пешерергә кирәк. Уылган кабакны тары ярмасы, тоз, борыч, шикәр комы, теләгән тәмләткечләр (паприка, розмарин) белән кушып болгатырга.

Камырны икегә бүлеп, бер өлешен җәеп, майлы табага салабыз, өстенә эчлек җәеп, 150-200 грамм эретелгән май яки маргарин салырга. Камырның икенче өлешен җәеп, эчлекне каплап, пирог ясарга.

Мичтә 200 градуста 30-40 минут пешерергә. Пирогны бераз суынгач, кисеп табынга бирергә була.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар