news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Тары ярмасы белән кабак боткасы

"Тәтеш таңнары" газетасында эшләүче Алсу Җиһаншинадан суда пешерелгән тары ярмасы белән кабак боткасы рецептын тәкъдим итәбез.

news_top
Тары ярмасы белән кабак боткасы
Кабакны юарга, кабыгын кырып, орлыгыннан чистартырга, шакмаклап турарга кирәк. 


Үзегез яраткан ярманы (тары ярмасы, дөге яки тары-бодай ярмасы катнашмасын да файдаланырга була) сайлап алырга.

Тары ярмасын чүпләреннән арындырырга һәм салкын су белән юарга, бушатырга. Аңа кабат кайнар су салырга, болгатырга, бераз томалап тотарга. Шуннан соң суны агызып түгәргә. Туралган кабак салынган кәстрүлгә бүрттерелгән әзер ярманы кушарга. Аннары тоз, шикәр комы, көнбагыш мае (якынча 1 аш кашыгы) өстәргә, сүрән утта пешерергә, савытның капкачын томаларга һәм 15 минут тирәсе пешерергә. 

"Пешерелгән кабак бик яхшы үзләштерелә", - ди Алсу Җиһаншина.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар