Төмән өлкәсе Тархан (Чечкино) авылы китапханәсе мөдире Сачита Кучарова энесе Русланга багышлап шигырь язган. Аның энесе Руслан Садыков 1981 елда Тарханда туган, патруль хезмәтендә эшләгән. Мобилизациягә эләгә һәм 2023 елның 1 ноябрендә һәлак була.
«Хуш, энем, риза бул!
Явыз хәбәр килеп төште
Бүген безнең авылга.
Руслан энемнең вафаты
Авыр булды йөрәккә.
Табигать тә кайгырды,
Хәтта елап җибәрде.
Кар өстенә яңгыр явып,
Көчле җилен дулатты.
Руслан кайтты иленә,
Кайтты знем өенә.
Соңгы тапкыр хушлашып,
Мәңгелеккә күчәргә.
Юксыныр аны авылы,
Энем йөргән урамы,
Киндер бүрән, Тубылы,
Сырма белән оч ягы.
Мәктәпкә ашыгып йөргән
Сагыныр бит сукмагы.
Классташлары һәрвакыт
Искә алырлар аны.
Яшәргә дә яшәргә
Кирәк иде Русланга.
Язмышка язылганны
Булмый шул үзгәртергә.
Күзләрдән яшьләр ага,
Күкрәктә йөрәк яна.
Этләр елый һәм улый,
Атлар авылда кешни.
Явыз дошманны җиңеп
Кайтырга ул теләде.
Гаиләсе белән бергә
Тыныч яшисе килде.
Соңгы сулышына хәтле
Руслан энем сугышты.
Иле өчен, безнең өчен
Яшь гомере өзелде.
Илен яклап һәм саклап –
Алгы сафта балалар.
Игәр-игәр исән-имин
Өйгә кайтсын калганнар!»
«Үзәкләрне өзә инде бу хәбәрләр. Аллаһ Тәгалә күркәм сабырлык бирсен якыннарына»;
«Урыны җәннәттә булсын, калганнарга сабырлык бирсен»;
«Раббым! Үзең рәхмәтеңнән, ярдәмеңнән ташлама! Кайгы күргән бәндәләреңә сабырлык, түземлек бир. Бакыйлыкка киткән дин кардәшләрнең рухларын шат кыл!»;
«Яшь гомерләрнең вакытсыз өзелүе бик аяныч, һәрбер шундый хәбәрне йөрәк аша үткәрәсең, үзәк өзгеч хәбәр бит. Урыны җәннәттә булсын, ата-анасы, туганнарына сабырлык бирсен Аллаһы Тәгалә»;
«Уян, дөнья, туктатыгыз, түрәләр, күпме ана, хатын, бала күз яшендә яши»;
«Кайчан бетәр бу? Егетнең урыны нурлы, якты булсын!» – дип язган танышлары.