«Тарту көчен кәгазь бите белән тикшереп була»: Сөрем газы белән агуланудан саклану юллары
Кәгазь бите фатирда яшәүчеләрнең гомерен ничек саклап калырга мөмкин? Кухнядагы вытяжка күршеләр өчен ник куркыныч? Герметик пластик тәрәзәләр куелган булса, һава кертә торган клапан ничек ярдәм итә? Бу һәм газ иминлеге турында башка сорауларга «Татар-информ»га «Газпром трансгаз Казан» компаниясе генераль директоры урынбасары Рәмис Сәлахов сөйләде.
«Кешеләр көнкүрештә кагыйдәләрне үтәсә, бәхетсезлек очраклары булмас иде»
Татарстанда көнкүреш газын куллануда фаҗигаләр әледән-әле булып тора. «Газпром трансгаз Казан» җәмгыяте генераль директоры урынбасары Рәмис Сәлахов бу статистиканы хафалы дип атый. Соңгы 3 елда Татарстанда 146 гадәттән тыш хәл булган, аларда 20 кеше һәлак булган, 268 кеше зыян күргән.
«Әгәр бу очракларны тәфсилләп тикшерсәк, зыян күрүчеләр һәм һәлак булучылар саны төрлечә, әмма тулаем алганда кимү бара. 2023 елда 7 кеше һәлак булган, 132 кеше зыян күргән. 2024 елда 11 кеше һәлак булды, 83 кеше зыян күрде. 2025 ел башыннан бирле 2 кеше үлде, 53 кеше каза күрде. Бу куркыныч статистика төгәл түгел, чөнки зыян күрүчеләр еш кына хастаханәгә ятудан баш тарта, һәм сөрем газы белән агулану расланмый», – дип сөйләде Рәмис Сәлахов.
Фото: © «Газпром трансгаз Казан» компаниясе тәкъдим итте
Газовиклар бәяләмәсе буенча, агулану очракларының чын саны 10 процентка күбрәк. Газга бәйле фаҗигаләрнең төп сәбәпләре:
- Төтен юлларының һәм вентиляция каналларының төзек булмавы, газ җайланмалары кулланыла торган биналарга җитәрлек дәрәҗәдә һава кермәү – төтен юлларының һәм вентиляция каналларының герметик булмавы, кире тарту көче барлыкка килү, шул исәптән, пластик тәрәзәләр кую һәм тиешле һава агымы булмау.
- Вентиляция каналлары эшенә «тыкшыну» – кешеләр һава суыру җайланмалары куя. Ә алар һава басымын киметә һәм кире тарту көче барлыкка килүгә сәбәп була.
- Газ куллану кагыйдәләрен аңлы рәвештә бозу.
Кагыйдәләрне аңлы рәвештә бозу нәрсә ул һәм ничек итеп фаҗига китереп чыгарырга мөмкин? Бу – газ җиһазларын үзлектән алмаштыру, күчерү һәм тоташтыру, тиз янып китә торган материалларны газ җиһазларына бик якын урнаштыру, вентиляция эшенә комачаулау – гомуми төтен юлларына вентиляторлар урнаштыру, рәшәткәләрне каплап кую. Газ җиһазларына һәм автоматикага бәйле теләсә нинди манипуляция, газ җиһазлары урнаштырылган бүлмәдә ишекләрне алу. Мондый биналарның планировкасын законсыз рәвештә үзгәртү. Болар барысы да – көнкүреш газы белән бәйле фаҗигаләргә туры юл.
«Әгәр кешеләр көнкүрештә газ куллану кагыйдәләрен үтәсә, бөтен фаҗигаләрне дә булдырмый калырга мөмкин. Хәтта төтенлек тыгылган һәм анда тарту көче булмаса да, газ кулланыр алдыннан тикшерсә, аны кушмас иде. Көндәлек мәшәкатьләр арасында кухнядагы гап-гади зәңгәр ялкынның зур куркыныч яшереп ятуы турында бик сирәк уйланабыз. Ваемсызлык һәм кагыйдәләрне белмәү аяныч тәмамланырга мөмкин», – диде Рәмис Сәлахов.
Фото: © «Газпром трансгаз Казан» компаниясе тәкъдим итте
«Фатирда тарту көчен гади кәгазь бите белән тикшереп була»
Ни өчен өйдә тарту көче бармы-юкмы икәнен вакыт-вакыт тикшереп торырга кирәк? Рәмис Сәлахов әйтүенчә, бу – бюрократик яктан каныгу түгел, ә яшәү һәм үлем мәсьәләсе. Һәрвакыт газ җиһазларын кулланыр алдыннан вентиляция һәм төтен чыгару юлларының яну продуктларын тулысынча юкка чыгара алуына инанырга кирәк.
«Ә тикшерү ысулы гап-гади. Вентиляция каналы тишегенә кәгазь бите куеп карау да җитә: әгәр ул берексә һәм кул ярдәменнән башка да тора икән, димәк, тарту көче бар. Әгәр кәгазь начар тора һәм төшә икән, бу – начар билге: мондый бинада газ куллану катгый тыела. Шушы гади генә тикшерү ысулы агулануны булдырмый калырга мөмкин һәм өегездә имин мохитне саклый», – диде Рәмис Сәлахов.
Әгәр тикшерү тарту көче булмауны күрсәткән икән, беренчедән, теләсә нинди газ җиһазлары куллану тыела. Икенчедән, 104 номеры буенча авария газ хезмәтенә шалтыратырга кирәк.
«Шуннан соң каналларны чистарту һәм төзекләндерү өчен, идарәче компаниягә һәм ТСЖга мөрәҗәгать итәргә кирәк. Яисә идарәче компания вентиляция һәм төтен каналларына хезмәт күрсәтү өчен килешү төзегән торба-мич оешмасына турыдан-туры мөрәҗәгать итеп була. Нәкъ менә алар әлеге системаларның төзеклеге өчен җаваплы», – дип сөйләде Рәмис Сәлахов.
ЕлФото: © «Газпром трансгаз Казан» компаниясе тәкъдим итте
Сөрем газы белән ничек агуланмаска?
Герметик пластик тәрәзәләр куйган очракта, һава кертә торган клапан (приточный клапан) коткарырга мөмин, ди Рәмис Сәлахов. Бу җайланманы стенага яки тәрәзәгә куялар. Ул тәрәзәләр ябык булганда да, урамнан саф һава кертә. Аны кую һава алмашын җайга сала һәм газ җиһазларының да, тулаем вентиляция системасының да төзек эшләвен тәэмин итә. Бу исә йортта яшәүчеләрнең иминлегенә турыдан-туры йогынты ясый.
«Күпфатирлы йортларда төтен каналларын тикшерәләр һәм аларны идарәче компания белән килешү төзегән оешма чистарта, ә шәхси йортта яшәүчеләр оешма белән килешүне үзләре төзергә тиеш. Елына бер мәртәбә газ җиһазларына техник хезмәт күрсәтү яхшы саклык чарасы булачак», – дип өстәде ул.
Рәмис Сәлахов, көнкүреш газы белән агулануларны булдырмас өчен, газовикларның нинди чаралар күрүе турында җентекләп сөйләде.
«Авария, газ чыгу яки башка куркыныч янау турында хәбәр булуга ук, хезмәткәрләр катгый рәвештә федераль кагыйдәләр буенча эш итә. Бу – абонентларны алдан кисәтеп тормыйча гына газ бирүне ашыгыч рәвештә туктатуны күздә тота. Әлеге кырыс чара кешеләр гомеренә янаган аз гына куркынычны да бетерү өчен эшләнә», – дип сөйләде Рәмис Сәлахов.
Ел башыннан бирле шушы сәбәп буенча күпфатирлы 59 йортта газ бирү туктатылган, бу – 3 меңнән артык кулланучыга кагылган.
«Газ аеруның төп массивы – 2181 очрак – төтенлек һәм вентиляция каналларының тыгылуы кебек баналь, әмма гаять куркыныч сәбәпкә бәйле иде. Тагын 359 очрак газ җиһазларының төзек булмавы, ә 302 очрак абонентларның газ куллану кагыйдәләрен турыдан-туры бозуына бәйле булды», – дип аңлатты ул.
Рәмис Сәлахов профилактика эшенә аеруча басым ясады: бүген газны имин куллану пропагандасына гаять зур игътибар бирелә. Моның өчен бөтен Татарстан буенча мәктәп укучылары белән тематик әңгәмәләр уздырыла, аларга кече яшьтән үк газ куллану культурасына өйрәтәләр. Шулай ук барлык абонентлар өчен өстәмә инструктажлар уздырыла – кешеләргә кагыйдәләрне аңлаталар һәм күрсәтмә белешмәлекләр тапшыралар.
Рәмис Сәлахов узган гасырның 50-60 нчы елларында төзелгән торак йортларга бәйле проблеманы да әйтте. Бу йортларда әле дә газ колонкалары кулланыла. Озак куллану нәтиҗәсендә, мондый биналарда төтен һәм вентиляция юллары критик дәрәҗәдә таушала һәм герметиклыгын югалта, җитмәсә, аларны инде яңартып, кире торгызып та булмый. Сөрем газы белән агулану куркынычы югары булу сәбәпле, бу хәл кешеләр өчен җитди куркыныч тудыра. Мондый йортларны, ризык әзерләү һәм кайнар су белән тәэмин итү өчен, альтернатив энергия чыганакларына күчерү иминлекне сизелерлек арттырырга мөмкинлек бирер иде, чөнки газ чыгып торуга яки кеше факторына бәйле төп куркынычларны юкка чыгара.
Газ җиһазларыннан (газ плитәләре, газ колонкалары) электр җайланмаларына күчү бәхәсенә килгәндә исә, Рәмис Сәлахов, мондый адым һичшиксез иминлек дәрәҗәсен арттырырга сәләтле, диде. Чөнки, газ чыгып торуга һәм кеше факторына бәйле төп куркынычларны юкка чыгара.
Моннан тыш, кулланучы газ өчен 2 ай рәттә түләмәсә, шулай ук газ җиһазларына еллык техник хезмәт күрсәтү өчен белгечләрне кертмәсә, газны өзеп куярга мөмкиннәр.
«Алга таба бурычны суд аша алалар. Ә йорт эчендәге һәм (яки) фатир эчендәге газ җиһазларына техник хезмәт күрсәтү һәм ремонт ясау буенча махсуслаштырылган оешма вәкилен кертүдән баш тарткан өчен, Россия Административ кодексының 9.23 нче маддәсе нигезендә, 5-10 мең сум күләмендә административ штраф каралган», – дип йомгаклады ул.
Чыганак: «Татар-информ», Дмитрий Шатров