Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Тарттырылган түшәмнең нинди төрлесе сәламәтлеккә зыянлы?

Тарттырылган түшәмнең нинди төрлесе сәламәтлеккә зыянлы?

news_top_970_100
Тарттырылган түшәмнең нинди төрлесе сәламәтлеккә зыянлы?
Тарттырылган түшәмнәрнең бик зарарлысы була икән. Бу турыда тарттырылган түшәм кую белән 6 ел шөгыльләнүче Андрей исемле ир-ат "Челнинские известия" сайтына сөйләгән.

"Әгәр түшәмне тарттыргач, химик ис килмәсә, әгәр ис бик җиңелчә генә булса, ул берничә көндә чыгып бетсә - димәк, түшәм яхшы", - дигән ул. Мондый түшәм сәламәтлеккә зыян китерми.

"Әгәр түшәмнән ике атна чамасы ис килеп торса, аның сыйфаты уртача була. Бу очракта мондый түшәмле бүлмәдә азрак булуың хәерле", - ди белгеч. Ис таралып беткәнче, бүлмәне җилләтеп тору кирәк.

Түшәм куйгач, ике атна узып та бүлмәдә сасы булса, түшәмнән нык ис килсә, аны сүтү хәерле.

"Әгәр ике атнадан соң да бүлмәдә баллырак ис сизелсә, түшәм бик начар сыйфатлы дигән сүз. Ул сәламәтлеккә зыян китерә. Аны тиз арада сүтеп алу кирәк", - дип киңәш иткән Андрей.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100