Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Тәртипле гаилә». Төркиядә бәдрәфтә бала тапкан Россия кызын һәм анасын кулга алганнар

news_top_970_100

Россиядән килгән турист хатын-кыз яңа туган баласын Анталья аэропортында инвалидлар бәдрәфендә ташлап калдырган. Ул судта сөйләгәнчә, йөкле булуын белмәгән. Бала тапкан хатын-кызның әнисе дә гаепләнүчеләр эскәмиясенә эләккән, дип яза «SHOT» Телеграм-каналы.

Фото: © «SHOT» Телеграм-каналы

Ул куркыныч хәл шушы көннәрдә Анталья аэропортында булган – җыештыручы хатын бәдрәфкә керә һәм канга баткан яңа туган балага тап була. Иминлек хезмәткәрләре бинага кергән һәр кешене күзәтеп, тикшереп чыккан. 18 яшьлек Екатерина Б. әнисе белән бергә Төркиядән Мәскәүгә кайтып китү өчен паспорт өстәленә килә. Аларның икесен дә полиция тоткарлаган. Ә баланы ашыгыч рәвештә хастаханәгә алып киткәннәр.

Фото: © SHOT Телеграм-каналы

Екатеринаны табиблар тикшергәч, аны әнисе белән бергә суд утырышына җибәргәннәр. Шунда ул йөкле булуын белмәвен сөйләгән. Әнисен дә, үзен дә кулга алганнар.

18 яшьлек хатын-кыз очрашып йөргән студент егетеннән Яңа ел бәйрәмнәре чорында балага уза. Тик артык авырлыгы аркасында йөкле булуын аңламый да. Соңрак ул әнисе белән бергә Төркиягә ялга китә һәм, кире кайтыр вакыт җиткәч, эче авырта башлый. Бәдрәфкә керә һәм шунда кыз бала таба. Якынча фаразлар буенча, нәкъ менә әнисе аңа баласын унитазга ташларга тәкъдим итә.

Фото: © SHOT Телеграм-каналы

«SHOT» ачыклаганча, 18 яшьлек Катя Мәскәү өлкәсендәге Электросталь шәһәрендә яши, колледжда укый. Аның әнисе Елена коррекцион мәктәптә ритмика укыта, педагогик стажы зур. Яңа туган баланың «бәхетле» әтисе, шулай ук студент, Ногинскидагы колледжда укый. Алар берникадәр вакыт очрашып йөри, егет хәтта кызның әти-әнисе белән танышырга да килгән була.

Катя да, аның әнисе дә йөклелек турында бары тик аэропортта, Мәскәүгә кайтып китәр алдыннан гына белүләрен әйтә. Янәсе, кыз тулы гәүдәле, һәм аның корсагына беркем дә игътибар итмәгән. Яңа туган баланы алып кайту белән мәшәкатьләнергә теләмиләр һәм шуңа күрә аннан котылырга гына уйлыйлар.

Фото: © «SHOT» Телеграм-каналы

Студент егет өчен әти булуы шулай ук сюрприз була. Бу ике гаилә дә тәртипле һәм баланы тәрбияләрлек хәлдә, дип сөйли якыннары. Яңа туган сабыйны ни өчен инвалидлар бәдрәфендә ташлап калдыруларын беркем дә аңлый алмый.

Хәзер Катя белән әнисе Төркиядә сак астында. Студент хатын-кызга, баласын куркыныч хәлдә калдырган өчен, 1 елга кадәр төрмә яный. Яки аны «Үтерергә теләү» маддәсе буенча гаепләп, 4 елга кадәр төрмәгә җибәрергә мөмкиннәр. Яңа туган кызы Төркия хастаханәсендә, бәхеткә, балага артык җитди зыян килмәгән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100