«Тәртип» радиосының бәйгеләренә нәтиҗә: әниләр күз яше, истәлекле бүләкләр, матур концерт
29 ноябрь көнне Тукай исемендәге Дәүләт филармониясендә «Тәртип» радиосы 2 бәйгегә нәтиҗә ясады һәм барлык катнашучыларны концертка чакырды. «Интертат» хәбәрчесе әлеге чарадан репортаж тәкъдим итә.
29 ноябрьдә Тукай исемендәге Дәүләт филармониясендә «Тәртип» радиосы оештырган «Үз илемдә – үз көем» һәм «Әниләр марафоны» бәйгеләренең йомгаклау чарасы узды.
«Әнием – күз нурым» дигән темага язарга бик авыр булды»
Концерт башланырга ярты сәгать кала, филармониягә килүче кунаклар өчен татар халык җырлары яңгырады. Килгән әниләр, апалар рәхәтләнеп биеп тә алды. Бер-берсен сәламләп, фотога да төштеләр.
Күзем бик матур яулык кигән апага төште. Киеме сыман, үзе дә бик сөйкемле булып чыкты. Әлмәттән Гөлия Җамалиева «Әниләр марафонында» беренче тапкыр гына катнашмый икән.
Гомумән, бөтен язмалар да ошады. Әниләр ихластан, чын күңелдән яза. Мин инде берничә тапкыр марафонда катнашучы буларак, тәҗрибәле кешеләр күп икәненә инандым. Яшь әниләр дә булуы – бик сөендерә. Алар ничек барысына да өлгерә икән, дип сокланам, сөбханалла! Балалар да үстерәләр, марафонда да катнашалар. «Әдәби марафончы», «Тәмле марафон», «Сәламәт иртә» һәм «Әниләр марафоны»нда, бик теләп, ел саен катнашам. Үстергән балаларның игелеген күреп яшәргә язсын иде, – дип сөйләде ул.
Бәйгенең тагын бер катнашучысы Язилә Байморатова Алабугадан ук килгән. Аның сүзләренчә, бәйге аны бик кызыктырган.
Бу конкурста катнашуым көтмәгәндә булды. «ВКонтакте» социаль челтәрендә бер ханым ссылка җибәрде. Шул ссылканы ачкач, конкурсның шартлары белән таныштым. Шартлары бик гади сыман тоелды. Темалар бирәбез, постлар языгыз, дигәннәр. Файдасы тияр дип, язып карарга булдым. Яза башладым да, мине «затянуло». Һәр көнне иртәнге 8гә кадәр иң беренче эшем – язу иде. Язганда, күңел дәфтәрендә актарынган сыман булды. Матур темаларга үземнең фикерләремне ихластан яздым. Үземчә, кыскарак итеп язарга тырыштым, чөнки һәр кешенең вакыты санаулы. Аны бит укып чыгарга да кирәк! Бәйгедә катнашуы шуның кадәр рәхәт булды, хәтта мин аны бәйгегә дә санамыйм, – диде ул.
Казаннан Фирдәүс Горбашкинаның «Әниләр марафоны» көчле тәэсирләр калдырган.
Әз генә елыйсы килә, – диде ул һәм күз яшьләрен тыеп кала алмады, – «Әнием – күз нурым» дигән темага язарга бик авыр булды. Исән кешегә язасы җиңелрәк бит инде ул. Ә минеке 2 ел элек вафат булды.
Шәфкать туташы булып эшләгәч, төнге уникедә дә, иртән дә язган чакларым булды. Биремнәр төрле иде: тәрбия, гаджетлар турында. Менә үземнең нәселем турында бик әйбәт белми идем. Ә белергә туры килде. Безнең нәселдә әйбәт кешеләр бар икән, дигән нәтиҗәгә килдем, – дип, хис-кичерешләре белән уртаклашты ул.
Коридорда концертны күзәтеп, зәңгәрсу яулыктан бер мөлаем апа басып тора иде. Аның янына килгәч: «Эләктем мин!» – дип көлеп куйды.
Әнисә Ишморатова Арча районыннан килгән. Ул да конкурсның иң авыр биреме итеп «Әнием – күз нурым»ны билгеләде.
Конкурс турында Интернетны актарып утырганда күрдем. Үземне беренче тапкыр сынап карарга булдым. Иң ошаган тема – соңгы бүлек иде. «Әнием – күз нурым» дип атала. Әниемнең юклыгына бик озак еллар. Аны искә алып язгач, күңелемә бик тиде. Бик күп комментарий яздылар. Әниемне шул кадәр зурладылар. «Ярый катнаштым әле!» – дип, әнием белән горурландым.
Мамадыш районыннан Гөлҗада Сәмигуллина бәйгенең өстенлекле якларын билгеләде.
Марафонда катнашуыма балаларым бик сөенделәр, еладылар да, – дигәч, аның да күзләре яшьләнде. – Гомумән, бәйгедә катнашу нинди мөмкинлекләр бирә! Шушы яшемә җитеп, филармонияне күргәнем юк иде әле. Хәзер менә концертка килергә мөмкинлек туды, – дип куанды ул.
«Тәртип» – милләтебезне саклауга, аны алга таба әйдәүгә иң зур өлеш кертүче радио»
Урыннарга утырышырга чакырдылар. Сәхнә экранында «Үз илемдә – үз көем» конкурсында катнашучыларның видеолары күрсәтелде.
Чараны «Тәртип» радиосының продюсеры Айваз Садыйров һәм Айсылу Лерон алып барды. Алар сүзләренчә, Бәйге Татарстан Президенты каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән үткәрелгән.
Сәхнәгә Татарстан Дәүләт Советы депутаты Камил Ногаев чыкты. Ул «Тәртип» радиосының тарихы җиңел булмаганын искәртте.
Бик зур бәйрәм инде бу! Ризәлә Исмәгыйлева тырышлыгы һәм Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов булышлыгы нәтиҗәсендә, 2020 елда «Тәртип» радиосы яңа сулыш ала. Иртән радионы ачкач: «Татарстанда – тәртип!» – дип әйтү – үзе бер куаныч. Машинада килгәндә дә, машина йөртүчесенә радионы кабызырга әйттем. Барыбер олыгая барабыз. Сездә без яшь вакытта тыңлаган җырлар күп. Безнең өчен күңелгә ятышлы инде! Сезнең радиогыз чынлап та тәртипкә өнди! Зур эш эшлисез! Бик зур рәхмәт! – дип сөйләде депутат.
Аннары «Тәртип» радиосы үткәргән «Үз илемдә — үз көем» конкурсының җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булды.
Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге комиссия әгъзалары килгән видеоларны карап, җиңүче гаиләләрне сайлаган. Җиңүчеләрне тәбрикләр өчен аны сәхнәгә чакырдылар.
Миннән интервью алганда: «Айдар абый, сез машинада барганда нинди радио тыңлыйсыз?» – дип сорый иделәр. Мин аларга: «Мин тынлыкны тыңлыйм», – дия идем. «Тәртип» радиосының барлыкка килүе булды, мин «Тәртип» радиосын тыңлыйм. Нинди генә тәртипсезлекләр юлда да, тормышта да очрамый! Ә радионы тыңлап, тәртипкә киләм. Үзем дә сезнең каршыгызга тәртипле кыяфәттә килеп бастым. Тәртип булган җирдә һәрвакытта да уңыш була. «Тәртип» – бүгенге көндә безнең милләтебезне саклауга, аны алга таба әйдәүгә иң зур өлеш кертүче радио. Кул чабыйк әле! – диде ул.
«Үз илемдә – үз көем» бәйгесенең җиңүчеләрен бүләкләделәр. Шулай итеп:
- 3 урын – Казаннан Зөһрә Ихсанова һәм аның улы Ислам (татар халык җыры «Ай, былбылым»)
- 2 урын – апалы-энеле Фирдисә Мифтахова һәм Рафаэль Абдуллин («Ике аккош» җыры)
- 1 урын – Кукмарадан абыйлы-энеле Фарил Габдрахманов һәм Фаил Зәйнуллин («Искән җилләр»)
Гран-при ияләре – Тукай районыннан туганнар төркеме (Зөлфия Сәетова, Мирзаһит Нәҗметдинов, Кафия Курочкина, Морат Шәехов, Гүзәл Вәлиева, Елена Вахитова, Нурсинә Гайнетдинова) – «Ал гарнитур» булды.
Сүзен йомгаклап, Айдар Фәйзрахманов Рөстәм Мингалимнең «Ана хатыннан юллар» шигырен укыды.
«Җиңүчеләргә – акчалата бүләк»
Алга таба «Тәртип» радиосы «Әниләр марафоны»на нәтиҗә ясады. Жюри әгъзалары Татарстанның атказанган артисты Лилия Муллагалиева, танылган аш-су остасы Резидә Хөсәенова һәм журналист Илнур Фәйзрахманов иде.
Марафонның гран-при иясе Казаннан Алинә Бикмуллина булды.
Шулай ук, сәхнәдә тагын 8 җиңүчене бүләкләделәр. Алар арасында – Миңнетәкыя Хисамова, Гүзәл Хәбибуллина, Алсу Шәйдуллина, Эльвира Каюмова, Алия Сәлахова, Нурия Гатауллина, Гөлзәминә Габдрахманова һәм Гөлназ Закирова.
Алып баручылар сүзләренчә, марафонда 400дән артык әни һәм әби катнашкан. Бәйгедә Мәскәү, Башкортстан, Чувашия, Марий Иле, Төмән һәм башка бик күп төбәкләрдән дә катнашучылар булган.
«Тәртип» радиосының баш мөхәррире Ризәлә Исмәгыйлева сүзләренчә, җиңүчеләргә акчалата бүләк бирелгән.
Болар кәгазь дә чәчәк кенә өләшеп утыралар икән, дип уйлый күрмәгез. Акчалата бүләкләр булды. Гран-прига лаек булучыга – 20 мең, ә җиңүчеләргә 10 мең акчалата бүләк», – дип искәртте.
Шулай ук «Тәртип» радиосының тугры дусларына да бүләк өләшелде. Сәхнәгә Мәскәүдән килгән Алсу Фәтхуллина һәм Наил Хәйбулловны чакырдылар. Алар «Гүзәлем» кибетеннән яулыклар һәм тәмле күчтәнәчләр белән бүләкләнделәр.
Сәхнәгә, бүләкләү өчен, Татарстан Республикасы дәүләт советы депутаты Альбина Насыйрованы чакырдылар.
Хөрмәтле ханымнарны әниләр көне белән котлыйсы килә. Һәрберегезгә исәнлек-саулык, гаилә һәм бала бәхете телим. Татар җанлы, туган телле әниләр булганда, безнең татар телебезнең киләчәге өметле. «Тәртип» радиосына әниләргә игътибарлы булганыгыз өчен рәхмәтемне белдерәм. «Әниләр марафоны» киләчәкле булсын иде. Елдан-ел шушындый зур сәхнәләрдә әниләрне бирегә чакырып, сәламләргә язсын, – диде ул.
Альбина Насыйрова күчтәнәчен тамашачыларга да күрсәтте. Ул – Г.Тукайның «И, туган тел, и матур тел» шигыре язылган матур кызыл төстәге яулыклар иде.
Махсус бүләк ияләре – Ландыш Фазуллина, Гөлчәчәк Мөхтәрова, Гөлия Мостафина.
«Татмедиа» медиахолдингы генераль директоры Шамил Садыйков үзенең теләкләрен белдерде.
Хәерле кич, милләттәшләр. Бик күңелле, җанлы чара. Килгәнегез өчен бик зур рәхмәт. «Тәртип» радиосы – гади генә радио түгел инде ул. Аерым бер язмышлы, ләкин ул җилкәнле кораб кебек. Җил көчлерәк булган саен, ул тизрәк йөзә. Шулай алга таба да зур юлда булыйк, – диде.
Килгән кунаклар өчен Татарстанның атказанган артисты Ринат Вәлиев һәм Муса Җәлил исемендәге Дәүләт премиясе иясе скрипкачы Динә Закирова, гран-при ияләре төркеме, бәйге җиңүчеләре, Татарстанның халык артисты Рөстәм Закиров һәм аның кызы Миләүшә, Татарстанның атказанган артисты Лилия Муллагалиева, җырчы Рисәнә Мостафина, Илгиз Мөхетдинов, Сәйдә Мөхәммәтҗанова һәм башкалар чыгыш ясады.
«Тәртип» радиосының баш мөхәррире Ризәлә Исмәгыйлева үзенең рәхмәтләрен җиткерде.
Алланың рәхмәте яусын сезгә! Үзегезнең юлларыгыз гөлләргә күмелсен. Бу залда минем әнием, бер туганым, сеңелләрем дә, бик күп туганнарым да бар. Безне зурлаганга, Ходай сезне дә зурласын, – диде.
Ризәлә апа сүзен йомгаклап бетерә алмады, аны чәчәк бәйләменә күмделәр.
Шул вакытта залдан бер апа сәхнәгә менде. Исемен Фәйрүзә диде.
Мин инде авылдан килдем. Сезнең бәйгедә катнашучы 87 яшьлек әбинең кызы булам. Бер көне әнигә төшкәч, бәйгедә катнашасы килүемне әйттем. «Әни, катнашыйм әле», – дидем. «Юк әле, кызым, исән вакытта үзем катнашам, аннары син катнашырсың», – диде. Әни 3 бит язып бирде. Аны күчереп утырасы килмәде. Шуңа мин аңа сөйләргә генә куштым. Шул кадәр дәртләнеп сөйләде! 21 көн буе ул мине күкләрдә очкан шикелле каршылый иде. Төшмәсәм, үпкәләде. Бер көне төшке аштан соң төшсәм, сандык тора. Сандыгына юрганнар, киемнәр өелгән. Ул шуннан матур киемнәрен алып, киенеп куйган.
«И әни, үзем бушатыр идем!» – дидем. Аның үзенең киенәсе килгән. Шулкадәр тырышып, шулкадәр яратып катнаштык. Ул Ризәлә Исмәгыйлева, Динара Әхмәт, Айсылу Леронга махсус җылы носкилар бәйләде, – дип, Фәйрүзә апа үзенең бүләген өләште.
Концерт Татарстанның атказанган артисты Марсель Вагыйзов башкаруында «Әниемә» дип аталган җыр белән йомгакланды.
«Бәйгегә килер өчен, иртәнге дүртенче яртыда торып, сыер саудым!»
Чыгып барганда, коридорда «Әниләр марафоны» җиңүчесе Гөлзәминә Габдрахманованы очраттым. Ул үзенең хис-кичерешләре белән уртаклашты.
Язмаларымда тәҗрибәм белән түгел, хатирәләр белән бүлештем. Тәҗрибәм белән уртаклаштым, дип әйтергә, аның кадәр тәҗрибәм дә юк. Кемдер 5-6 бала тәрбияләгәндә, мин бит инде бигрәк тәҗрибәсез. Минем 2 балам бар.
Үзем фермада сыер савучы булып эшлим. Балтач районыннан килдем. Бүгенге бәйгегә килер өчен, иртәнге дүртенче яртыда торып, сыер саудым! Әле кичке сменага чыгарга тиеш идем. Аны алмаштырып, иртәгә иртә белән эшкә тиеш идем, аны да алыштырып, бүген иртән эшләп, иртәгә кич белән бара торган итеп килдем!
Авыр биремнәр булды дип әйтә алмыйм. Әмма милли темага башка шундый күп уйлар килде. Күп итеп язасы килде. Язма ахыр чиктә барыбер гади килеп чыкты.
21 көн буе язу гына җитмәде. Әле тема бирсәләр, тагын язар идем. Темасын бирүче бетте (көлә). Тема булганда язарга рәхәт бит ул.
Мин «Әниләр марафоны»н бәйге икәнен дә белмәдем. Катнашасым, язасым, хатирәләр белән бүлешәсем килде. Бу марафон миңа этәргеч булды, – диде ул.