«Тәртип» радиосының 11 яшьлек үзенчәлекле туган көне: 11 театр бер сәхнәдә
Чара Габдулла Кариев исемендәге Татар дәүләт яшь тамашачы театрында булды. Театр бинасына килеп керүгә үк андагы җылы татарча мохит сизелде, чөнки кунакларны татар милли киеменнән ике матур татар кызы һәм бер егет каршы алып тора иде. Мин кергәндә халык байтак җыела башлаган иде инде, ак яулыклы әбиләр дә, урта яшьтәге кешеләр дә үзара сөйләшеп, фотоларга төшеп басып торалар иде.
Бәйрәм Татар дәүләт «Әкият» курчак театрының Галиәсгар Камалның «Беренче театр» комедиясеннән өзек күрсәтүдән башланып китте. Бу комедия мәктәп елларыннан ук таныш миңа, сәхнәдә курчак театры тарафыннан куелуын күрү кызыклы булды.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
Аннары чараны кичәнең төп спикерлары – «Тәртип» радиосының баш мөхәррире Ризәлә Исмәгыйлева һәм Татарстанның атказанган артисты Илфак Хафизов дәвам итте.
«Узган ел «Гаилә елы» уңаеннан барыгызны да җыеп, матур тамаша үткәргән идек. Ә быел – «Ватанны саклаучылар елы» – каһарманнар елына аяк бастык. Һәм ничек инде без аны сездән – яраткан тыңлаучыларыбыздан башка үткәрик, ди?! Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын каршылаган елда бүген яңгыраячак җырларыбыз, сүзләребез батырлар рухына барып ирешер», – дип башлап җибәрде сүзен Ризәлә Исмәгыйлева.
Шулай ук ул радионың үз юлыннан, кыйбласыннан тайпылмый 11 ел буе тыңлаучыларына ягымлы сүз, зәвыклы җырлар, матур тапшырулар бүләк итә алуын ассызыклап үтте. Илфак Хафизов, бер гасырлык тарихы булган татар театр сәнгатенең дә шул ук юлда булуын, тел сагында торучы икәнлеген искәртеп узды. Белмим, кичәнең сценарие буенча булганмы икән бу, тик 2 спикер арасында радио һәм театрның мөһимлеге, милләтне саклаучы булуы турында бәхәскә охшаган диалог та булып алды.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
«Мин үзем дә сезне үлгәнче тыңлаячакмын»
Залда татар халкының олпат шәхесләре, «Тәртип» радиосының вәкаләтле вәкилләре да бар иде. Шуларның берсе – Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Равил Шәрәфиев сәхнәгә чыгып, «Тәртип» радиосы турындагы фикерләрен әйтеп узды:
«Мин радионың тапшыруларын яратам, Ризәләнең тавышы да йөрәгемә май булып ята. Бүгенге кичәне алып баруга өлешен кертүче артистыбыз Луара Шакирҗанова – безнең театрның вәкаләтле вәкиле, мин аңа бик зур рәхмәт әйтәм, озын гомер телим. Аның кебек театрны алга алып баручылар булырмы икән тагын… Мин монда килгәнмен икән, сезгә баш иям. Радионы халык шулай ук яратсын, дигән теләктә калам. Мин үзем дә сезне үлгәнче тыңлаячакмын».

Фото: ©«Татар-информ», Салават Камалетдинов
Тамаша дәвамында сәхнәдә төрле театрларның иң талантлы актерлары чыгышлар ясады. Аларның күпчелеге Бөек Ватан сугышы темасына кагылышлы иде. Хәзерге тынычсыз вакытта мондый җырларны ишетү аеруча авыр булды, һәм залда да ниндидер күңелсез, моңсу мохит хөкем сөрде.
Чыннан да, һәр номер «деталенә» кадәр уйланган иде. Сәхнәгә чыккан һәр артистны профессионал, үз эшенең остасы дип була, чөнки берсенең дә дулкынлануы да, борчылуы да сизелмәде. Ничә еллар сәхнәдә уйнап ияләшеп тә беткәннәрдер инде алар йөзләгән күзнең аларга текәлеп карап утырганына. Сокландыргыч!

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
Хәзерге балалар, яшьләр татар телен белмиләр, татарча сөйләшмиләр, диләр. Ә менә сәхнәдәге яшьләр дә, өметле киләчәк – «Апуш» балалар театр студиясенең нәниләре дә киресен исбатлады. Мондый җор телле, милләтпәрвәр балалар булганда, татар бетмәс.
«...иске Камал барыбер күңелгә якынрак...»
15 минутлык тәнәфес вакытында «Апуш» театр студиясенең ике матур – Ирада һәм Зәкия исемле кызчыкларына берничә сорау бирергә дә өлгердем әле. Үзләре шундый сөкемле, тыйнак, чын татар кызлары инде!
Кызлар, сезнең яраткан театр артистларыгыз кем?
Зәкия: Миләүшә Наил кызы һәм Зөлфия Наил кызы.
Ә яраткан спектаклегез нинди?
Ирада: «Зәңгәр шәл»!
Камал театрына йөрисезме соң? Кайсы бина күбрәк ошый сезгә – яңасымы яисә искесеме?
Зәкия: Әйе, йөрибез. Миңа Камалның ике бинасы да бик ошый.
Ирада: Миңа да икесе дә ошый, тик иске Камал барыбер күңелгә якынрак..
Шәп! Театр дәресләре атнасына ничә тапкыр була? Уку белән бергә алып бару авыр түгелме?
Зәкия: Без атнага 3 тапкыр шушы «Апуш» балалар театр студиясенә йөрибез, бу – дүшәмбе, пәнҗешәмбе һәм якшәмбе көннәрендә. Өйгә 9да кайтабыз да өй эшләре эшлибез, уку белән бергә алып бару авыр түгел.
Сәхнәдә иң беренче куелган спектаклегезне хәтерлисезме?
Зәкия: Беренче итеп «Кечтүк» һәм «Банкрот» спектакльләрен куйган идек. Беренче вакытта бик куркыныч булды, без нык дулкынландык. Ә хәзер барысы да әйбәт, ияләштек инде.
Рәхмәт, кызлар! Уңышлар сезгә!
Кызлар киләчәкләрен театр белән бәйлиселәре, тагын да зуррак сәхнәләрне яулыйсы килүләре турында әйттеләр. Афәрин!
Бәйрәм «Апуш»ларның «Мәкәрҗәдә театр»дан өзек күрсәтүләре белән тәмамланды. Бер яктан, балалар 3 сәгать буе көтеп арыганнардыр, дип жәлләп тә куйдым үзләрен. Соңыннан барлык катнашучылар бергә сәхнәгә чыктылар.
3 сәгатьлек тамаша тиз узып китте. Әгәр тәнәфестән соң бушаган урыннарны күрмәгән булсам, вакытка карамаган да булыр идем. Үзенчәлекле, 11 театр артистын бер сәхнәгә җыйган программа төрле хисләр кичерергә мәҗбүр итте: күз яшьләре аша көлү дә, күңел тулган мизгелләр дә булды. Бу чарада булган һәр тамашачы рухи яктан баеп кайтып киткәндер, дип уйлыйм.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов