news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Тәртип» радиосыннан «Кабатланмас моңнар»: «Татарның хәзинәсе ул – моң»

«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Тәртип» радиосының «Кабатланмас моңнар» концерты булып узды. Чарада «моң» сүзенә аңлатма эзләдек.

news_top
«Тәртип» радиосыннан «Кабатланмас моңнар»: «Татарның хәзинәсе ул – моң»
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

«Кабатланмас моңнар» циклы 2023 елда башланып китте, быел ул дүртенче тапкыр үткәрелә. Гомумән алганда, шушы 2 елда «Тәртип» радиосы барлыгы 9 концерт уздырган.

Кунакларны фойеда «Риваять» этно-төркеме каршы алды. Керүгә, татар халык көйләрен уйнаучы, милли киемле яшьләрне күреп күңел сөенә. Менә ул чын татар мохите. «Кабатланмас моңнар»ның чыннан да үзебезчә – татарча булачагына инде шик юк иде.

«Халык җырлары – алыштыргысыз»

Концерт башланырга ярты сәгать кала, сәхнә артында «Тәртип» радиосының баш мөхәррире көләч йөзле Ризәлә апа Исмәгыйлева белән сөйләшеп алдым.

Бу бәйрәм – гади тамаша гына түгел, ә үткәндәге иң яхшы әйберләрне: тарихны, мәдәниятне, җырны әкрен генә, тамчылап, бүгенге көн яшьләренә җиткерү. «Кабатланмас моңнар» концертын беренче үткәрүгә үк, аның бик кирәкле икәнен аңладык, чөнки без биредә өлкән һәм яшь буын җырчыларын очраштырабыз. Өлкәнрәк җырчылар үзләренең тәҗрибәсе белән уртаклаша, файдалы киңәшләрен бирә. Яшьләр исә, нәни балалар кызыксынып әкият тыңлаган кебек, аларның сүзләренә колак салалар, аралашалар, истәлеккә фотога төшәләр. Бу концерт – тарихи бер мизгел, – диде ул.

Ризәлә апа сүзләренчә, радиога тамашаның исеменә кагылышлы күп сораулар килгән. Шуңа концертның исемен үзгәртү мәсьәләсе туган.

«Моң» төшенчәсенә тәрҗемәләр эзлиләр. Миңа калса, татарның хәзинәсе ул – моң. Аңа тияргә, аны тәрҗемә итәргә ярамый. Моң – иман шикелле, аны тотып карап булмый, сизеп кенә була. Бу төшенчә алдагы көннәрдә дә серле булып, ачылмаган килеш калсын иде. Ә без исә аны концертларда матур җырлар аша аңлатырбыз, – дип сөйләде Ризәлә Исмәгыйлева.

Һәр яклап яудырган сорауларга җавап бирүче, анда-монда чабып йөреп, шул ук вакытта артистларга сценарийны да аңлатып өлгерүче Татарстанның атказанган артисты Илфак Хафизов белән дә тиз генә сөйләшеп алдым. Ул – әлеге концертның режиссеры.

Карл Фукс Казанга килгәч: «Татар җырларының беренче ике юлы табигать күренешләре турында булса, өченче-дүртенче юллары кешенең тормыш халәте, эчке хис-кичерешләренә багышланган», дигән. Шул сүзләрне укыгач, мин татар халык җырларын күзәтә башладым, моның чыннан да шулай икәнлегенә инандым. Бу концертта без Ризәлә апа белән шәһәр һәм авыл моңы турында фикер алышабыз. Моң хәзер дә бар, ул гел үзгәреп тора.

Ризәлә апа, концертның исемен алыштыру турында уйланабыз, дигән иде.

Ризәлә апага «моңнар бит кабатлана» дип әйтүчеләр булган. Минемчә, моңнар да, кешеләр дә кабатланмый. Мәсәлән, шул ук Илһам Шакиров җырлаган җырлар кабатланмый, аның моңы да үзе белән кала. Әлбәттә, бу чараны «Кабатланмас тавыш» дип әйтергә мөмкин. «Моң» төшенчәсе үзгәрә, буыннан-буынга күчә, ләкин никадәр генә тырышсаң да, аны кабатлап булмый.

Бу циклдагы концертлар бер-берсеннән аерыламы?

Әйе, «Тәртип» радиосының концертында без төрле радиотапшыруларга басым ясыйбыз, үзенчәлекләрен табабыз. «Моң» темасына әле бу – беренче концерт. Киләчәктә тагын да тирәнрәк өйрәнербез, башка җырчыларның да иҗатына таянырбыз. Бу циклда бер әйбер кабатлана: ул – ретро җырлар. Халык җырлары алыштыргысыз.

Бәйрәм Айдар Фәйзрахманов һәм Татарстан дәүләт фольклор музыкасы ансамбле чыгышы белән башланып китте. Балачактан «Җырлыйк әле» тапшыруын алып баручы Айдар абыйны сәхнәдә күрүемә, сәхнә артында аның белән аралаша алуыма шат булдым.

«Тәртип» радиосының исеме җисеменә туры килә. Ул чыннан да бөтен яклап тәртипле. Гомер-гомергә безнең татар халкы башка милләтләрдән шушы сыйфаты белән аерыла. Бу радиода: «Татар тәртипсез була алмый», – дип, еш кына кабатлыйлар. Тормыш булгач, без аның тәртипсезлекләрен дә, уңай якларын да күрәбез. Бары тик уңай якларына кыйбла тотсак иде, «Тәртип» радиосы бүгенге көндә шушы вазыйфаны башкара. Беренчедән, ул – безнең тамырларыбыз, җырларыбыз. Икенчедән, татар халкы беркайчан да үзенең диненнән аерылмаган, шуңа дин һәм сәнгать гел үрелеп бардылар, – диде ул.

Шунысын әйтә алам: әлеге концерттагы чыгышларның һәрберсе – «моң» төшенчәсенә мисал булырдай иде. Сәхнәдәге Фердинанд Сәлахов, «гармуннар патшасы» Кирам Сатиев, гомер буе тракторчы булып эшләгән Галия Камалова, легендар Зөһрә Шәрифуллина, Гөлшат Имамиева кебек тәҗрибәле җырчылар – яшь буынга үрнәк.

Концертта төрле тематикага җырлар, шигырьләр яңгырады. Әлбәттә, илдәге бүгенге вазгыятьне истә тотып, махсус хәрби операция темасы да читтә калмады. Фоат Галимуллин Муса Җәлил, Фатих Кәримнең сугыш турындагы шигырьләрен укыды. Шулай ук, бу темага күп кенә җырлар яңгырады. Күңелнең кылларын тибрәтерлек, дөньяларыбыз тынычлансын иде, дигән теләкне мең кабат пышылдап утырган мизгелләр булды бу.

Чарада шагыйрә Наилә Яхинаның «Кабатланмас моңнар» дип аталган китабын тәкъдим итүе дә билгеләп үтелде. Китапларны мәктәпләргә, китапханәләргә өләшкәннәр.

«Әтиләргә җитәрлек игътибар бирелми»

Бәйрәмдә 3 ир бала әтисе Илназ Минвәлиев та чыгыш ясады, ул беренче «Кызкайларым» җырын, аннары, залдагы барлык әтиләргә изге теләкләр теләп, 4 ел элек бакыйлыкка күчкән әтисенә багышлап җыр башкарды.

Әтиләр темасын чараның хедлайнеры Габделфәт Сафин да «тотып» алды. Ул: «Әтиләргә җитәрлек игътибар һәм хөрмәт бирелми, моның турында уйланырга кирәк», – диде. Үзенең популяр «Чияләр», «Эх, бу гомер дигәннәре» җырын башкарды. Вәт тавыш, вәт моң Габделфәт абыйда!

Аның турында Ризәлә апа: «Габделфәт Сафин концертларда җырламый, ә безнең «Тәртип» радиосы концертында тамашачыларга үзенең чыгышын бүләк итте. Рәхмәт», – диде.

Концертта күп кенә талантлы яшь җырчылар да чыгыш ясады. Алар арасыннан иң истә калганы Рөстәм Егоров булды. Әле шунысы кызык: ул җырлаганда, биючеләр вальс биеде. Ә үзләре татар милли киеменнән иде. Матур һәм үзенчәлекле идея.

Гомумән әйткәндә, һәр җырчы үзенең чыгышы белән әлеге кичәне ямьләндерде, үзенең «моң»ын өстәде. Рухи яктан баеп, рәхәтләнеп ял итеп кайттым. Чыннан да «Тәртип» радиосы озын гомерле булсын һәм мондый мәгънәле концертларны ешрак куйсын иде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар