Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Тәртибе начар булган өчен, тәрбияче хатын нәни баланың борынын канаткан

news_top_970_100
Тәртибе начар булган өчен, тәрбияче хатын нәни баланың борынын канаткан
https://www.pexels.com/

Свердловск өлкәсендә балалар бакчасында тәрбияче хатын 5 яшьлек баланың борынын имгәткән. Ул баланың тәртибе начар булган өчен көч кулланган. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.

Якынча версия буенча, 5 яшьлек малай шуклангач, тәрбияченең ачуы чыккан. Тәрбияче суккач, баланың борыны канаган.

«Комсомольская правда» белешмәсе буенча, әни кеше улын бакчадан алырга килә. Ул баласының борыны канавын күреп ала. Малай үзенә тәрбияче сугуын әйтә. Аннары баланы шәһәр хастаханәсенә алып баралар. Сабыйны ЛОР-табиб карый. 

Хәзер тикшерү эшләре бара, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100