news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Тәркиядә баласын унитазга ташлап калдырган Россия кызына нинди җәза билгеләгәннәр

news_top

Төркия аэропортында яңа туган баласын унитазга ташлап калдырган Россия хатын-кызына суд карары чыккан. Аны 15 елга ирегеннән мәхрүм иткәннәр. Бу турыда «Вести» каналы яза.

Екатерина исемле бу хатын-кызның егете дә хөкем карарын хуплый.

«Мин хәзер Катяга уңышлар гына тели алам», – дигән бу егет. Ул баланың үзенекеме-юкмы икәнен төгәл белмәвен дә әйтә. Әлеге егет Екатерина белән бу хәлләр килеп чыкканчы ярты ел алданрак очрашып йөргән.

Егет Екатеринаның ата-анасы белән яхшы мөнәсәбәттә. Кирәк булса, очрашырга да әзер.

2024 елның октябрендә 18 яшьлек Екатерина Б. һәм аның анасын Анталья аэропортында тоткарлыйлар. Екатерина көтү залында бәдрәфтә бала тудырган һәм сабыйны унитазга ташлаган, үзе Россиягә качарга маташкан.

Суд аны 15 елга ирегеннән мәхрүм итте.

Яңа туган сабыйны тапканнар. Аңа Россия гражданлыгы бирелгән, баланы анасының туган иленә кайтарачаклар, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар