news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Тарихта беренче тапкыр...» – Салават Фәтхетдинов белән Рифат Зариповтан уртак яңалык!

news_top
«Тарихта беренче тапкыр...» – Салават Фәтхетдинов белән Рифат Зариповтан уртак яңалык!
https://vk.com/id91019089?z=photo91019089_317319795%2Fphotos91019089

Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов үзенең укучысы, Татарстанның атказанган артисты, юмор һәм пародия остасы Рифат Зарипов белән бергә беренче тапкыр уртак концерт куйганнар.

«14 октябрь көнне Уфа шәһәрендә, тарихта беренче тапкыр, «Остаз белән Шәкерт» концертын гөрләтеп уздырдык Салават Зәкиевич белән. Уфаларга бик зур рәхмәт. Тагын кайсы шәһәргә килик? Языгыз, дуслар», – дигән Рифат социаль челтәрдәге сәхифәсендә.

Димәк, моңа кадәр булмаган әлеге тамашаны, уфалылар гына түгел, ә киләчәктә башка шәһәр тамашачысы да бик рәхәтләнеп карый алачак.

«Концерт искиткеч шәп булды. Рифат маладис!» «Чаллыга килегез», «Казанга», «Шәлегә», – дип комментарий калдыручылар булган.

Видео: Рифат Зариповның шәхси аккаунтыннан

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар