Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Тарихчылар «Идегәй» спектакле турында: «Тарихыбызны бозучылар тегермәненә су коймыйбызмы»

26 январьда «Тинчурин» театрында «Идегәй» дастаны буенча спектакль премьерасы булгач, төрле фикерләр яңгырый башлады. «Интертат» тарихчыларның бу тарихи әсәрнең куелышына карата фикерләрен белеште.

news_top_970_100
Тарихчылар «Идегәй» спектакле турында: «Тарихыбызны бозучылар тегермәненә су коймыйбызмы»

«Идегәй» – тарихи героик-эпик шигъри дастан. Анда XIV гасыр азагы XV гасыр башында Алтын Урда дәүләтендә тәхет тирәсендә барган көрәш һәм дәүләтнең таркалуы сурәтләнә. Төп каһарманнар – Алтын Урда бәкләрбәге Идегәй, Алтын Урда ханы Туктамыш хан, Урта Азия әмире Аксак Тимер. Тинчурин театрында спектакльне режиссер Туфан Имаметдинов куйды.

«Ни өчен чынбарлыкка каршы килгән укылыш үткән?»

Илнур Миргалиев Татарстан Фәннәр академиясенең Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институтының Миркасыйм Госманов исемендәге Алтын Урда һәм татар ханлыкларын тикшеренүләр Үзәге җитәкчесе, тарих фәннәре кандидаты:

Мондый спектакльләр кирәк, мин аны көтеп алдым, дип әйтә алам. Артистлар да тырышкан, гомумән, халыкка аларның уйнавы ошады. Мин монда гади тамашачы буларак кына фикер йөртә алам, әлбәттә.

Тарихи чынбарлыктан чыгып караганда фикерегез ничек?

Әйткәнемчә, көтеп алган спектакль. Бу әсәр буенча Тинчурин театры спектакль куячагын ишеткәч тә, мин Туфан Имаметдинов белән күрешеп сөйләшкән идем. Мин аңа Сәйф Сараиның «Сөһәйл вә Гөлдерсен» әсәрен тәкъдим иттем, текстын калдырдым.

Сәйф Сараиның «Сөһәйл вә Гөлдерсен»ен дә күрәсебез бар икән әле?

Сәйф Сараига алынырга теләгән кеше юк шул әле, булыр, дип ышанасы килә. Ул әсәргә алынсалар, белгечләрнең фикерләренә колак салырлар, шәт. Ул да бит Туктамыш белән Тимернең сугышына, илгә мәхәббәткә, шулай ук гашыйклыкка багышланган үлемсез әсәр язган. Җитмәсә, Сәйф Сараи Туктамыш ханның Мисырдагы илчесе, Аксак Тимергә каршы берлек төзүче дәүләт эшлеклесе дә әле. Менә шул әсәр турында сөйләшкәндә, Туфан әфәнде, «Идегәй»не куячакбыз, дип әйтте. Мин аңа «Идегәй» буенча консультация кирәк булса, булышырга әзер, дидем. Сценарийны да карап чыгарга әзермен, дидем.

Белгәнемчә, консультант итеп Дамир Исхаковны алганнар.

Әйе, шулай дип беләм. Дамир әфәнде сценарийны карадымы икән, төзәтмәләр керттеме икән – белмим. Бу очракта консультант эше күренми, кызганыч. Дамир Исхаков дастанны яхшы белә, аның буенча күптән түгел генә зур гына мәкалә дә язган кеше. Ни өчен чынбарлыкка каршы килгән укылыш үткән? Минемчә, мондый мәсьәләләргә җаваплы карарга кирәк. Тарих институтында, шул исәптән минем дә, бу темага кагылышлы күп хезмәтләрем чыкты, дастан буенча да хезмәтләр җитәрлек. Гомумән, татарның зыялысы бу дастанны яхшы белә бит. Премьерага килгән тамашачыларның шактый өлеше әзерлекле иде, дияр идем.

Сез чынбарлыкны күрмәдегезме?

Спектакль «Идегәй» дастаны мотивлары буенча, дип әйтеп буладыр бу очракта. Гади һәм бер сюжет кына бара, тик Идегәйнең үч алу теләге генә. Әсәрне күпкә көчләндерәчәк сюжетлар кертелмәгән яки башкача укылган.

Мәсәлән, Аксак Тимерне мин йомшак «абзый» итеп күрдем, җитмәсә, ул Идегәйгә ярдәм өчен генә килгән «абзый». Ә Туктамыш хан белән төрткеле язышулары, сугышлары кайда? Шаһ Тимер «Идегәй» дастанында да шактый урын алып тора, чынбарлыкта исә ул – төп персонаж. Алтын Урда өстенә зур гаскәр белән яу килгән кеше. Идегәй аның хезмәтендә юл күрсәтүче генә бит. Үз иленә каршы килгән гаскәргә юл күрсәтеп йөрүче! Дастан нәкъ менә Идегәйнең бу ягын сурәтли, трагедия итеп, үткәннәргә бәя бирә.

Аннан соң спектакльдә Норадын бөтенләй юк! Ә бит Норадын белән Идегәйнең сөйләшүләре аша гына да Идегәйне шәхес буларак ачып булыр иде. Идегәйнең илен сатса да, бәхет тапмаганын күрсәтергә мөмкин иде, хәтта гаиләсендә дә... Бу – трагедия түгелме? Бу яктан Идегәй образын ачып булыр иде, Камал театрында Норадынны Рамил Төхвәтуллин ничек яхшы итеп ачып биргән иде бит.

«Нинди максаттан чыгып мондый укылыш тәкъдим итәләр безгә?»

Казан федераль университеты профессоры, тарих фәннәре докторы Раил Фәхретдинов:

«Идегәй» дастаны буенча инде күптән Камал театры да спектакль куйган иде. Бу ике куелыш арасында нинди аерма бар?

Камал театры версиясе күпкә тулырак һәм кызыклырак иде, анда сюжет линияләре дә күбрәк. Тинчурин театрындагы куелышта исә бер генә сюжет, ул да булса – Идегәйнең үч алуы гына.

Дастан үзенчәлекле укылган, дастаннан аермалы буларак, Туктамышны да Идегәй үтергән (Дастанда – аның улы Норадын). Аксак Тимер исә бөтенләй Идегәйгә ярдәм итүче генә булып күрсәтелгән. Камал театры куелышында да Туктамыш тискәре итеп тасвирланган иде, һәрхәлдә, алар версиясендә дә Туктамыш чынбарлыктан ерак күрсәтелде. Тинчурин театры куелышында ул исә Болгарны да җимерүче итеп күрсәтелгән булып чыкты.

Гомумән, нинди максаттан чыгып мондый «укылыш» тәкъдим итәләр безгә? Хан үз шәһәрләрен нигә җимерә? Дастанда бит, Болгарны урыс кенәзе җимерде, диелгән.

Аннан соң Туктамышны мин «бөек шәхес» дияр идем. Татар тарихында ул гаять зур урын алып тора. Ул – Алтын Урданы күтәргән шәхес, гомерен татар илен саклар өчен биргән олуг ханыбыз. Ә монда нигәдер «нурлы ногай илендә» дип ногай версиясендә тәкъдим ителгән, татар версиясен фон итеп кенә кулланмаганнардыр бит? Туктамыш Урта Идел белән тыгыз элемтәдә булган, беренче бәрелеш тә Идел ярлары буенда, Кондырча белән Сок елгалары арасында була. Татар иле кайда соң?

Аннан килеп, Туктамышны шәхес буларак ачарга кирәк иде, дастанда да ул бит мескен итеп тасвирланмаган. Ул – бөек хан, дәүләт тоткан кеше.

Камал театры куйган версиядә Норадын бит шулай ук төп персонаж да әле.

Раил Фәхретдинов фикерләре ишеткәч, Илнур Миргалиев та үз фикерен өстәде.

Илнур Миргалиев:

Мин Раил абыйның сүзләренә монда шуны да өстәп китәр идем. Дастанда Идегәй, Туктамышны куып Болгарга килгәч, андагы Бодайби белән әңгәмәсе бар. Бодайби Идегәйгә шулай ди: «Бу җиһанның фетнәсе Аксак Тимер дошманны Сарайга алып китердең, йөз баһадир иреннән йорт-җиреңне бастырдың». Дастанда сүз сатлыкҗанлылык турында, үз мәнфәгатьләре өчен илгә дошман явын алып килү турында бара, Идегәйгә шулай итеп бәя бирелә. Гомумән, дастандагы ул чорны ачып бирәчәк бик отышлы урыннар төшеп калган, башкача акцентлар куелган.

Театр ни белән кызык? Образларны ачу, психологик яктан «карау», безнең артистлар бу яктан бик оста, әмма «Идегәй»дә моны никадәр ача алдылар? Минемчә, сюжетларны өстәсәләр, отышлырак булыр иде. Әлбәттә, иҗат кешеләренең үз карашлары бар, әмма тарихи әсәр куелганда, әгәр ул әсәрнең эчтәлегенә туры килми икән, сораулар туа, әлбәттә.

«Татар тарихын нигә тагын болай күрсәтергә?»

Татарстан Фәннәр академиясенең Энциклопедия һәм төбәкне өйрәнү институтының Татар диаспораларын өйрәнү үзәге җитәкчесе Булат Хәмидуллин:

Гади тамашачы буларак та спектакль нык ошады дип әйтә алмыйм, артистлар яхшы уйный инде, сүз дә юк, ә менә геройларны ни кадәрле ачып бирә алдылар? Монда, минемчә, көчәйтәсе урыннар бар. Сугыш, сарайлар, тәхет – болар җитәрлек дәрәҗәдә күрсәтелмәде.

Башта мин «болар ничек бар – шулай куярга уйлаганнар» дип аңладым, әмма соңыннан әсәрдән еракка китү, тик Идегәйнең үче турында гына барганын күрдек, минемчә, бу әсәрне фәкыйрьләндерде. Монда бит ил җимерелүе турында сүз бара, шул фаҗигане ачарга кирәк иде. Аксак Тимер – ул бит дөнья тоткан, барысын да куркытып торган шәхес. Күпме илләрне җимергән гаскәр башлыгы. Алтын Урдага яу белән килгән, аны бөлгенлеккә төшергән идарәче. Әмма ул монда каршыбызга бөтенләй юаш бабай шикелле генә килеп чыкты.

Туктамыш хан да – бөек ханнардан, зур эшләр башкарган шәхес. Тамашачы бу шәхесне күрергә тиеш түгелмени? Аннан соң, Алтын Урда – ул бит бөек дәүләт, урта гасырларда шан тоткан ил. Бу турыда бөтенләй сүз бармады, күрсәтергә кирәк тапмаганнар, ахрысы. Кызганыч.

Минемчә, мондый әсәрне куйганда, җитди эш кирәк. Иҗади эзләнүләр булсын, ул яктан караганда хуплыйбыз гына, әмма бу спектакль татар тарихына кызыксыну уятырга да тиеш булгандыр бит. Татар тарихын нигә тагын болай күрсәтергә? Болай да тарихыбызны бозарга тырышучылар күп булганда, үз кулыбыз белән аларның тегермәненә су коймыйбызмы? Миндә шундый икеле-микеле хисләр калды бу әсәрне карагач.

Бу очракта әсәргә нәрсә җитми?

– Җаваплы карарга кирәк. Бу – бер. Аннан соң, үз тарихчыларыбыз фикерләренә колак салырга кирәк. Кем өчен без язабыз соң? Илнур Миргалиев әйтүенчә, бу чор буенча, Идегәй – Туктамыш буенча бездә саллы хезмәтләр бар, Илнур үзе дә – бу тема буенча диссертация язган кеше. Бу яктан мәгълүмат алыр өчен бер проблема да юк иде, тарихчылар фикерен инкяр итәргә кирәкми. Әдәби яктан түгел, фәнни яктан колак салырга тиеш иделәр.

Әлбәттә, бу проблема тик «Идегәй» әсәре белән генә бетми, монда стратегик сәясәт кирәк, дәүләт сәясәте дәрәҗәсендә бергәләшеп эшләргә кирәк. Ул вакытта нәтиҗә дә башка булыр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100