Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Тарихчы Тәэминә Биктимерова, Тукайның әнисе Мәмдүдә ире кыйнаудан үлгән, дип яза

news_top_970_100
Тарихчы Тәэминә Биктимерова, Тукайның әнисе Мәмдүдә ире кыйнаудан үлгән, дип яза

Тарих фәннәре кандидаты Тәэминә Биктимерова «Сөембикә» журналында Габдулла Тукайның әнисе Мәмдүдә турында яза.

«Ни кызганыч, Мәмдүдәнең язмышы бик күп татар хатыннарыныкы кебек үк фаҗига белән тулы», – ди тарих фәннәре кандидаты.

Тарихчы язуынча, 43 яшьлек Мөхәммәтгарифка кияүгә бирелгәндә, Мәмдүдәгә 19 яшь була. 1886 елның 26 апрелендә Габдулла туа, 4 айдан соң – 29 августта – Мөхәммәтгариф мулла үлә.

Иренең үлеменнән соң Мәмдүдә әтисе янына – Зиннәтулла хәзрәт янына кайта. «Тик биредә дә Мәмдүдәнең эчәр суы, ашар ризыгы аз булган. 1888 елның 22 декабрендә әтисе аны – 23 яшьлек Мәмдүдәне – хәзерге Балтач районы Сасна Пүчинкәсенең 69 яшьлек Мөхәммәтшакир исемле мулласына бирә. Шакир мулла яшь һәм чибәр Мәмдүдәдән бик көнләшкән, еш кына кыйный торган булган. Шул кыйналулардан бу бәхетсез җан 1890 елның гыйнварында үле бала таба һәм үзе дә вафат була. Үләр алдыннан Мәмдүдә үз янына Габдулланы китерүләрен сорый. Улы килгәч: «Әй балам, мин сине үстерә алмадым, бәхил бул», – дип, Габдулланы әкрен генә сөя. Озак та үтми, газапланып җан бирә...» – дип яза Тәэминә Биктимерова.

«Интертат» Габдулла Тукайның әнисе туган авылга барган иде. Тукайның үги әтисе Коръәнен күрдем, яки Бибимәмдүдәнең Сосна Пучинкәсендә күргәннәре. Күп еллар мәктәп директоры булып хезмәт куйган Гарифҗан Мөхәммәтшин, аның үлеме сәбәбе ачыкланмаган, дип сөйләде: «Аның нинди авырудан вафат булуы билгеле түгел. Рәсми рәвештә «кан китүдән» дип язылган». Ул «Шакир мулла Мәмдүдәне кимсеткән» дигән сүзләрне инкяр итми: «Ул заман авылында андый күренешләр булган. Крестьян тормышында мең төрле проблема. Бүген без өй хуҗалыгыннан авырсынабыз. Ул вакытта сыерын, сарыгын, казын, тавыгын – барысын карарга кирәк булган. Гайбәт итеп карарга кирәкми, изге фикер белән якын килергә тиешбез».

Габдулла Тукай әнисенең үлеме хакында «Исемдә калганнар» әсәрендә яза. «...әнкәмнең җеназасын күтәреп алып киткәннәрен сизгәч, яланаяк, яланбаш хәлемдә капка астыннан үкереп җылый-җылый җөгереп чыгып: «Әнкәйне кайтарыгыз, әнкәйне биреңез!» – дип, шактый гына җир мәет күтәрүчеләрдән калмый барганымны хәзер дә тәхаттыр иткәнемне язамын».

«Өзелгән өмид» шигырендә Тукай әнисе турында болай яза:

«Күз яшең дә кипмичә егълап вафат булган әни!

Гаиләсенә җиһанның ник китердең ят кеше?!

Үпкәнеңнән бирле, әнкәй, иң ахыргы кәррә син,

Һәр ишектән сөрде угълыңны мәхәббәт сакчысы.

Бар күңелләрдән җылы, йомшак синең кабрең ташы, —

Шунда тамсын күз яшемнең иң ачы һәм татлысы!»

Бибимәмдүдә абыстай рухына татар зыялысының яңа гасыр догасы

Бибимәмдүдәнең кабере дип фаразланган урынга кабер ташы куелган.

Фото: © Салават Камалетдинов

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 13 апрель 2024
    Исемсез
    Мин дә бу мәгълүмат буенча хәбәрдар идем. Бик кызганыч, әлбәттә
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100