20 июньдә тарихчы Рамил Хәйретдинов 61 яшендә вафат булган. Бу турыда Татарстан Фәннәр академиясенең Археология институты телеграм-каналында хәбәр ителә.
Профессор, Казан дәүләт университетын тәмамлаган, тарихи-мәдәни мирасны өйрәнгән.
«Туганнарының, хезмәттәшләренең, укучыларының кайгысын уртаклашабыз», – диелә кайгынамәдә.
Ул КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр институтын 2013 елда җитәкләде. 2024 елда тикшерү астында булды, дип яза «Татар-информ».