Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Тарихчы Илдар Габдрафиков: «Казанда татар булу җиңел, Уфада татар булып карагыз»

Массакүләм мәгълүмат чараларында тарихчы, сәясәт белгече, этнолог Илдар Габдрафиковны эшеннән азат итү турындагы мәгълүмат пәйда булды. Галимнең эштән куылу сәбәпләре турында аның үзе белән сөйләштек. Бу хәлләргә карата Татарстан һәм Башкортстан җәмәгатьчелеге фикере белән дә таныштык.

news_top_970_100
Тарихчы Илдар Габдрафиков: «Казанда татар булу җиңел, Уфада татар булып карагыз»

Танылган тарихчы, сәясәт белгече, этнолог Илдар Габдрафиковны Россия Фәннәр Академиясенең Уфа федераль тикшеренү үзәгенең этнологик тикшеренүләр институтында (УФИЦ) эшеннән азат иткәннәр. Тарихчы әлеге институтта Этнополитология бүлегенең өлкән хезмәткәре булып торган. Галим үзенең эштән куылу процессы хакында сөйләде:

Мин инде күп еллар этнополитология белән шөгыльләнәм. Милләтара сәясәт һәм мөнәсәбәтләр – минем фәнни мәнфәгатьләр өлкәсе. 1993 елдан бирле Валерий Тишков җитәкчелеге астында Этнологик мониторинг һәм конфликтларны иртә кисәтү челтәренең төбәк эксперты булып эшлим. Бу оешманың төп максаты: милләт һәм конфессияара мөнәсәбәтләр өлкәсендәге ситуациягә мониторинг ясау һәм фәнни бәяләмә бирү.

Җанисәп үткәч, без аларны карыйбыз, мониторинг ясап чыгабыз. Конфликт килеп чыгарга мөмкин булган, яисә киресенчә, уңай моментларны билгелибез.

Җанисәпнең ни дәрәҗәдә сәясиләштерелүен дә өйрәнәм. Шушы нисбәттән чыгып мин 2002, 2010 һәм узган елгы җанисәп нәтиҗәләренә мониторинг үткәрдем. Һәр җанисәп саен иҗтимагый дебатлар, төрле дискуссияләрнең мәгълүмати дошманлык, көрәшкә әверелүен күреп тордык. Кирәкмәгән дискуссиягә бик күп кеше кушыла иде. Боларның берсе дә яхшыга илтмәячәген әйтә килдем. Милләтара мөнәсәбәтләрнең торышына төбәк башлыклары җавап бирә. Әлеге тискәре үсеш сценариен күреп, бу хакта яздым. Кемгәдер ошамагандыр, – ди ул. 

Узган елның июль аенда Илдар Габдрафиков һәм тагын 4 хезмәткәрнең контракт вакыты чыга. Институт директоры боерыгы буенча аларны ел ахырына кадәр «вакытлыча вазыйфалар башкаручы» итеп калдыралар һәм биш вазыйфага сайлаулар үткәрелергә тиеш була.

Февраль башында миннән кала башка дүрт вазыйфага да сайлаулар үтте. Институтның яңа директоры Сергей Емелин мине чакырып алып «Ак йорт”тагылар (Башкортстан башлыгы резиденциясе) бераз тынычлансын. Сайлауларны соңрак үткәрербез», – диде.

Шуннан соң 10 мартта мине чакырып, 31 марттан эштән азат ителәчәгем хакында хәбәр иттеләр. Емелин минем белән контрактны озайту турында сорап, «УФИЦ» рәисе Вадим Захаровка хат язды. Җавап килмәде. 18 мартта хезмәт коллективының чираттан тыш җыелышы булды. Шунда Захаров һәм Профсоюз оешмасы рәисе исеменә мөрәҗәгать хаты кабул ителде. Мине бөтен хезмәттәшләрем яклап, контрактны озайтуны һәм сайлаулар үткәрүне сорадылар. Моңа бернинди комментарийлар да булмады. Ә инде 22 март көнне кадрлар бүлеге чакыртып, 31еннән эштән куылуым хакында әйтте. Мин аларга кул куймадым, – ди тарихчы.

«Башкортстанда татар булып кара»

Галим үзенең җитәкчесе академик Тишковка да мөрәҗәгать итеп карый. Захаров хатны алгач, үзенең каршы түгеллеген, ә эшне «Ак йорт» дәрәҗәсендә хәл ителергә тиешлеген сиздерә. Академик хәтта Башкортстан Башлыгына да хат юллый. Хат Кильсинбаевка (район башлыгы администрациясе җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы) җибәрелә. Тишковка мондый эчтәлектәге хат килә: «Республика хакимияте, администрация федераль тикшеренү үзәгенең эчке эшләренә йогынты ясый алмый».

Соңыннан мин Дәүләт Думасы депутаты Римма Утяшевага да мөрәҗәгать иттем. Кильсинбаев, Азат Бадранов та (премьер-министр урынбасары) үзләренең бу эшкә катышлары булмавын белдергәннәр. Захаров безнең директорга «өстән» хәбәр булса, приказны гамәлдән чыгарырга әзер булуы турында әйткән.

Тарихчы Илдар Габдрафиков алга таба көрәшүен дәвам итеп, бу хакта академик Роберт Нигъмәтулллинга сөйли. Ул да галимгә теләктәшлек белдереп, Радий Хәбиров исеменә хат яза.

«Эштән кусалар, эш фатирыннан да чыгаралар һәм ул урамда калачак. Аның 22 һәм 15 яшьлек кызлары бар», – дигән эчтәлекле хат иде ул. Аннан хат Азат Бадрановка «төшә».  Алга таба җавапның нинди буласы да билгеле инде.

Узган атнада мин директорларга үземнең массакүләм матбугат чараларына мөрәҗәгать итәчәгемне белгерттем. Хәзер минем башка чарам калмады. Алга таба да көрәшәчәкмен. Эштәге коллегаларым мине яклый, миңа тулысынча теләктәшлек күрсәтәләр. Казанда, Татарстанда татар булу җиңел ул, ә менә сез Уфада, Башкортстанда татар булып карагыз.

Тагын шунысын әйтергә онытканмын: ноябрь аенда милләтләр эшләре буенча федераль агентлыкта (ФАДН) Тишков бөтен кеше алдында чыгыш ясады. «Җанисәп вакытында Азат Бадранов, Юлдаш Йосыпов, Азат Бердин эксперт бәяләмәсе бирәсе урынга, пропаганда ясап, стеллалар куеп, телләрен башкорт дип атап йөрделәр», – дип тәнкыйтьләгән иде. Бу сүзләр җәмәгатьчелектә зур резонанс тудырды. Шуннан соң миңа тагын да ныграк ябыштылар. Мине Тишковны шул якка боруда гаепләделәр.

Мин һәрвакыт татарлар һәм башкортлар арасындагы дуслыкны яклап килдем. Мәсәлән, Чакмагышка барып, сез татарлар түгел, башкортлар дип йөрүдән ни файда? Ниндидер яхшы, иҗади әйберләр белән шөгыльләнергә кирәк, - ди галим.

«Илдар абыйга карата басым ясала»

Бу хәлләргә мөнәсәбәтле рәвештә Татарстан һәм Башкортстан җәмәгатьчелегенең фикерен белештек.

Илнар Гарифуллин, тарихчы, сәясәт белгече, тарих фәннәре кандидаты:

Җанисәп үткәннән соң Башкортстандагы татарларның проблемалары бетмәячәк, ә яңадан күтәрелергә мөмкин, дип әйткән идем инде. Менә шул процессның бер факты бу. Илдар абый Габдрафиков җанисәп вакытында бик актив катнашты, үзенең фикерен телевидение, социаль челтәрләр аша белдерде. Башкортстанда татарларга карата булган сәясәтне нык тәнкыйтьләде. Аннары ул үзе дә татар җәмәгатьчелеге эчендә кайный торган кеше. Башкортстанда татар төбәкләрен өйрәнә торган җәмгыять рәисе, шуңа күрә хәзер инде аңа шундый басым бар.

 

Фото: © Рамил Гали

Икенче сәбәп Илдар Габдрафиков белән генә бәйле түгел. Илдар абый эшләгән институтта татарлар күп, чуваш, удмуртлар бар. Алар Башкортстанда башкорт булмаган халыкларның тарихын, милли мирасын өйрәнә. Минем белүемчә, Илдар Габдрафиковны эштән чыгарсалар, алар аннан соң калганнарны да эштән азат итәчәкләр. Бу институтны башкорт милләтчеләре, башкортлаштыру сәясәтен алып баручылар үз кул астына алырга дип план корып яталар. Сүз биредә Илдар Габдрафиковның язмышы турында гына бармый, бу Башкортстанда алып барылган сәясәт турында да. Илдар Габдрафиков – иң күренекле, бик билгеле кеше һәм ул ниндидер бер маяк булып тора. Аны төшерә алсалар, әкренләп калганнарын да төшереп җибәрә алачаклар. Идеологик яктан да, кешегә булган мөнәсәбәт ягыннан да басым бара, – ди белгеч.

«Аңа эш тәкъдим итәргә кирәк»

Римзил Вәлиев, журналист, җәмәгать эшлеклесе:

 

Фото: © Рамил Гали

Илдар Габдрафиков – бик яхшы этнолог, белгеч, татар мәсьәләсендә дә үз фикерен яшерми, Башкортстан татарларының реаль хәле турында объектив мәгълүмат бирә. Әле аның үзе белән сөйләшкәнем юк. Шуңа күрә фаразлап кына әйтә алам: бу дөреслекне әйткән өчен булырга мөмкин. Ул татар галиме. Дөреслекне әйткән башкорт галимнәрен дә кыскартканнарын беләм.

Минемчә, ул хәзер нык торырга тиеш. Аны эштән куу дөрес булмаса, моның белән риза булмыйча шикаять язарга кирәк. Галимне якларга, рухи яктан ярдәм итәргә кирәк, эш тәкъдим итәргә була. Милли мәсьәлә белән шөгыльләнгән галимгә карата дискриминация гамәле бу. Моны бик куертып, сөйләп ярсырга кирәкми. Уфада безнең тарих институтының Башкортстан татарларының тарихын, этнологиясен өйрәнә торган бүлекчәсен ачарга һәм мондый галимнәрне куарга түгел, киресенчә, аларга фәнни эш белән шөгыльләнү шартларын булдырырга кирәк. Башкорт администрациясен сүгеп утырырга да кирәкми. Сез татарларны якласагыз, сезне дә эштән куабыз дип куркытыр өчен генә бит бу, – ди журналист.

 «Безнең шәһәрдә аңа эш табуы авыр булачак»

Тимур Мохтаров, социология фәннәре кандидаты:

 

Фото: © Салават Камалетдинов

Мин әле бу хәлләрдән хәбәрдар түгел. Бик аянычлы хәл инде, чөнки Илдар Мәхмүтович профсоюз рәисе иде, төрле иҗтимагый, сәяси өлкәләрдә үзенең фикерен белдереп торган белгеч ул. Аның эшчәнлеге аркасында контрактын озайтмаганнардыр дип уйлыйм. Аның белән үземнең сөйләшкәнем юк әле. Башыма иң беренче чиратта шундый уйлар килә.

Минемчә, аңа үзенең белгечлеге буенча безнең шәһәрдә башка эш табарга бик авыр булыр. Профсоюз һәм иҗтимагый оешмалар ягыннан аңа ярдәм булмаса, кыен булачак. Башка чара күрмим. Безнең шәһәрдә Илдар Мәхмүтович кебек кешеләргә яшәве кыен шул, – ди ул. 

Комментарийлар (2)
Калган символлар:
  • 31 март 2022
    Исемсез
    Башкортлар ,украиннар кебек э татарлар урыслар урынында Украина дэулэтендэ
  • 31 март 2022
    Исемсез
    Кайсы шәһәр ул "безнең шәһәр"? Ул бит Баймакта эшләргә теләми
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100