Тарихчы Җәмил Мөхәммәтшин: «Болгардагы кабер ташлары чиркәү нигезенә куелган булган»
Тарихчы һәм туган якны өйрәнүче, Болгар музей-тыюлыгының фәнни хезмәткәре Җәмил Мөхәммәтшин Болгар олысыннан сакланган ташъязма истәлекләр, кабер ташларының чиркәү астында булуын әйтте.
«Болгардагы чиркәү нигезенә кабер ташлары, чыннан да, куелган. Без аннан беренче ташны 1975 елда алдык. Ташларның күбесен алып бетердек. Чиркәү манарасы астындагы ташлар шул килеш калды, чөнки аларны кубарып булмый. Алынган ташлар төзекләндерелеп, Төньяк төрбәдә күргәзмәгә куелды. Чиркәү нигезендә табылган иң борынгы таш – 1270 елгы.
Шул вакытта белгечләрнең әйткән сүзләрен хәтерлим: «Әгәр ташлар чиркәү нигезендә куелмаган булса, хәзерге вакытта алар юкка чыккан булыр иде», - дигәннәр иде. Бу – факт.
Чиркәү нигезенә ташларны кую күренеше бездә генә түгел. Россиянең кайбер өлкәләрендә чиркәү асларында ташлар бар. Әйтик, Кострома шәһәрендә XVI йөз монастыре бар. Аның ишегалдында XVI-XVII йөз христиан кабер ташларыннан бөтен җир түшәлгән. Ягъни кабер ташы төзелеш материалы буларак кулланылган», - диде Җәмил Мөхәммәтшин «Татар эпиграфик традициясе. XIII – XIV йөз Болгар эпиграфик ядкәрләре» һәм «Рухи мирас: эзләнүләр һәм табышлар. Идел буе Болгар дәүләте язма истәлекләре» китапларын тәкъдим итү кичәсендә.
Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының язма мирас үзәге җитәкчесе, тарихчы Илһам Гомәров җир астында калган кабер ташларының озак саклануы белән килеште.
«Ташларның күпчелек өлеше төрле сәбәпләр белән акрынлап югала бара. Шуны күрәбез: ачык һавада ташның саклану мөмкинлеге зур түгел. Кайбер очракта ачык һавада һәм җир астында калган аерым истәлекләрне тикшерергә туры килә. Җир астында калган өлеше күпкә яхшырак сакланган була, чөнки хәзер һава шартлары төрле. Сәнәгать заводларыннан килеп яуган явым-төшемнәр ташның структурасын боза. Соңгы 10-20 ел эчендә ташларда үзгәрешләр бик зур», - диде ул.