Тарих битләреннән: Хәсән Туфанның үлем сорап язган хаты
Әлеге хатны Газиз Кашапов «Казан утлары» журналының 1989 елның февраль санында бастырып чыгарган булган.
Без, Мөнҗия апа (Х.Туфанның бертуган абыйсы Мөхетдин кызы) белән, инде төнге бер җитүгә карамыйча, Хәсән Туфанның кәгазьләрен барлап утыра идек. Мәрхүмнең архивында әлегәчә укылмаган язулар бик күп. Хәтта махсус шифр белән язылган һәм инде беркайчан да укып булмаячак шигырьләр дә бар... Шундый кичләрнең берсендә без бөгәрләнеп беткән кәгазь битенә юлыктык. Үзем дә белмим, нишләптер, без әлеге кәгазьне читкәрәк куеп торырга булдык. Әмма нәрсәдер мине дә, Мөнҗия апаны да борчый иде. әллә нинди бер кадерле нәрсәне читкә этәргәнбездер кебек тоела башлады Мондый тойгы моңарчы беркайчан да алдамаганга күрә, мин аның сәбәбен эзләргә керештем һәм күзем әлегә кәгазьгә төште.
Без аны бергәләп укырга керештек. Укыган саен йөрәк ныграк әрнеде. Бу хат русча язылган һәм Казан төрмәләренең берсеннән, тимер ишекләр, таш диварларны каерып иреккә чыккан.
Татарстан АССРның 5 иче ИТКсында (хезмәт белән төзәтү колониясе) тоткынлыкта утыручы шагыйрь Хәсән Туфаннан СССР Верховный Советы Президиумына хөкем карарында билгеләнгән вакыт өлешен ирекле үлем бәрабәренә аклау һәм кичерү турында үтенеч.
Мин 58 нче статьяда күрсәтелгән пунктлар буенча, барысы бергә атып үтерүгә хөкем ителгән идем.
Дансыз һәм хурлыклы үлемне көтеп утырдым. Ниһаять, миңа чыгарылган хөкем карарын ун еллык төрмәгә алыштырдылар. Бернинди шелтәсез биш ел утырдым. Шушы вакыт эчендә алдынгы бригадир булып эшләдем һәм әле дә эшлим. Тоткыннарны нәтиҗәле, файдалы итеп эшләргә һәм шуның белән үзләренең гомерләрен һәм сәламәтлекләрен дә сакларга өйрәттем. Мин җитәкләгән бригада күп тапкырлар мактау яулады. Ләкин илбасарларга каршы аяусыз көрәшкә күтәрелгән халкыңнан читтә булудан да авыррак җәзаның булуы мөмкин түгел һәм ул юк та. Мине сугышка кадәрге татар поэзиясенең иң яхшы шагыйрьләренең берсе итеп саныйлар иде. Иң якын дусларым шагыйрь Җәлилов, Кутуев, Кәримов һәм Мифтахов сугыш кырларында данлыклы үлем белән һәлак булдылар.
Татар халкының алдынгы уллары мине дә төрмәдә түгел, фронтта күрергә телиләр. Бердәнбер балам һәм артист булып эшләүче хатыным минем исән-сау төрмәдән кайтуыма караганда, сугыш кырында яраланып-имгәнеп кайтуымны артыграк күрәләр.
Халкыбыз һәм партия алдында минем бер бөртек гаебем дә юк. Ләкин мин бер тапкыр да бу хакта язмадым, чөнки моның болай да билгеле икәнен суд даирәләренә ап-ачык дип уйладым. Бәлки сугыш вакытында минем «эш»емне тикшерү белән шөгыльләнергә вакытлары юктыр, бәлки илгә шулай файдалырактыр дип уйладым.
Бөек халыкның иң яхшы уллары! Сездән мине сугышның иң канкойгыч урынына җибәрүегезне, яки миңа үлемнән берничек тә котылып булмый торган эш кушуыгызны, гранаталарга уралып самурайларның сугышчан машинасы астына ташлану, я булмаса Торпедоның руль тотучысы булып дошман корабленең йөрәгенә барып бәрелеп шартлау, яки шуңа охшаш бүтән берәр максатка юнәлешле бурыч бирүегезне һәм шуның белән күпләрнең тормышын саклап калуны тапшыруыгызны сорыйм.
Сталин чорының мәңгелек дан казанган алдынгы кешеләре, большевиклары, үтенәм Сездән элеккеге партиясез шагыйрьгә үземнең Ватаныма кабатланмас тугрылыгымны исбатлап күрсәтеп, Сезнең кан туганыгыз булып тормыштан китү мөмкинлеген бирсәгез иде. Шагыйрь намусы белән ант итәм: Сезгә биргән сүземне һичшиксез үтәрмен
11 август, 1945 ел
Бу хатны Хәсән Туфан төрмәдән хатыны Луиза Сәлиәсгаровага күчереп язып. Мәскәүгә җибәрер өчен чыгарган. Луиза ханым шулай эшләгән дә. Әмча ул вакытта мондый мөрәҗәгатьләрне «алмаганнар» да, «аңламаганнар» да.
Хатның төп нөсхәсе шагыйрь архивында саклана.