Нәкъ 42 ел элек, 1982 елның ноябрендә, Яр Чаллы шәһәре Брежнев дип үзгәртелә. Бу хәл КПСС генераль сәркатибе Леонид Брежневның үлеменнән соң 1 атна узгач була. Ләкин 1988 елның 6 гыйнварында аңа тарихи исеме кире кайтарыла. Шулай ук Чаллыга Вахитов яки Лонго исеме дә бирәсе булганнар.
Чаллы шәһәренең исемен Вахитовка үзгәртергә тәкъдим итүләре 2015 елда гына билгеле булды.
«Чаллыеың 24нче мәктәбенең тарих укытучысы Раушан Вәлиуллин һәм аның укучысы Юлия Бочкарева, шәһәр архивында эшләгәндә, очраклы рәвештә 1970 ел белән даталанган кызыклы документ тапкан. Бу – шәһәр депутатлар Советының ТАССР Югары Советына шәһәр исемен татар җәмәгать эшлеклесе Мулланур Вахитов хөрмәтенә үзгәртү идеясе белән мөрәҗәгать итүе була. Алар үз тәкъдимнәрен 1970 елда Владимир Ленинның тууына 100 ел һәм ТАССР оешуга 50 ел тулу уңаеннан билгеләп үтелү белән нигезләгән. Революциягә кадәрге «Яр Чаллы» атамасын, алар фикеренчә, революционер Вахитов исеменә алмаштыру яхшырак. Өстәвенә, Чаллыда зур комсомол төзелеше җәелеп бара, шәһәр яңа төс ала башлады. Бәлки, депутатлар аның исеме дә яңа булырга тиеш дип уйлаганнардыр, – дип сөйли Алабуга дәүләт музей-тыюлыгының «Көмеш гасыр» китапханәсе мөдире Андрей Иванов. – Мулланур Вахитов Казанда туган. Биредә 1905-1907 еллардагы революциядә, совет властен урнаштыруда катнаша, ләкин аның исеме Чаллы белән берничек тә бәйләнмәгән. Республика депутатларын Мулланур Вахитов биографиясендә һәм Чаллы инициативасында нәрсә канәгатьләндермәгәнлеге билгеле түгел, әмма алар тәкъдимне игътибарсыз калдырган. Раушан Вәлиуллин, Казан архивларында эшләгәндә, бу мәсьәләнең ТАССР Югары Советында каралуын раслаган документлар таба алмаган».
Шәһәрнең исемен алыштыруга тагын бер омтылыш 1980 елда – танылган итальян коммунисты Луиджи Лонго үлгәч була. Ул 1936-1939 еллардагы гражданнар сугышы вакытында Испаниядә интернациональ бригадалар составында сугышкан, Икенче бөтендөнья сугышы вакытында партизан хәрәкәтен оештырган, Пальмиро Тольятти үлгәннән соң, 1964 елда Италия коммунистлар партиясен җитәкләгән. Ул – СССРның якын дусты, Ленин ордены белән бүләкләнгән бердәнбер чит ил коммунисты.
Аның үлеменнән соң, Советлар Союзында аның истәлеген ничек итеп мәңгеләштереп булу турында уйланалар. Шул рәвешле, традиция буенча, аның хөрмәтенә кайсы шәһәр исемен үзгәртергә икәнен эзли башлыйлар.
«Мөгаен, исем үзгәртүгә кандидат Яр Чаллы очраклы гына булмагандыр. Ставрополь шәһәрен Италия коммунисты Пальмиро Тольятти исеме белән атаганнар бит. Ул вакытта шәһәрләр ике тамчы су кебек охшаш. Бер-берсенә охшаш күпкатлы йортлар төзелә, икесе дә автоград. Тольяттида Италиянең «Фиат»ы нигезендә «Жигули» җыялар, Чаллыда – «КамАЗ» йөк машиналары. Тольяттины КПСС Үзәк Комитеты беренче секретаре Никита Хрущев инициативасы буенча атыйлар. Ләкин Яр Чаллы шәһәренең исемен Лонгога үзгәртергә кем тәкъдим итүе турында мәгълүмат юк. Әлбәттә, бу – Мәскәүдә хәл ителде», – ди Андрей Иванов.
Бу идея ТАССР өлкә комитетының ул чактагы секретаре Фикрәт Табиевка ошамый. Ул Луиджи Лонгоның абруен таныган булса да.
«Вазгыятьне үзгәртергә тырышып, ул Леонид Брежнев даирәсендәге кешеләр белән аралашкан. Брежнев янына баргач, шәһәрне чит ил кешесенең исеме белән атарга кирәкми, Чаллы халкы Брежнев шәһәрендә яшибез дип горурланалар, Сезгә «КамАЗ» һәм шәһәр төзелеше өчен рәхмәтле булуларын җиткерәләр, дип әйтә. Күрәсең, бу сүзләр Брежневка ошагандыр. 1981 елда Луиджи Лонго исемен Мәскәүдәге бер урамга бирәләр. Болар барысы да Ягъсуф Шәфыйковның Фикрәт Табиев турындагы китабында сурәтләнгән», – ди Андрей Иванов.
Язмыш ирониясе буенча бу вазгыять автоградның исемен үзгәртүдә роль уйнады. 2 елдан соң генераль сәркатиб вафат булгач, Табеевның чаллылыларның Брежнев шәһәрендә яшәве турындагы сүзләрен искә төшерделәр һәм шәһәргә Леонид Ильич хөрмәтенә яңа исем бирделәр.
Сүз уңаеннан
Шәһәрләрнең исемнәрен үзгәртү Россиядә генә бар. Бу – патша Россиясендә үк башланган. Екатерина II идарә иткән вакытта күп кенә торак пунктларны немецчә яңгырашлы булырлык итеп үзгәрткәннәр, әмма Беренче бөтендөнья сугышы башлангач, шәһәрләрнең исемнәрен кире кайтарганнар.
Екатерина II хөрмәтенә Краснодар шәһәрен Екатеринодар дип атый башлаганнар. Соңгы гасырда өч дистәдән артык шәһәрнең исемен алыштыралар. Әмма аларның барысына да диярлек беренчел исемнәрен кире кайтаралар. Совет чорында шәһәрләр нигездә партия әгъзалары хөрмәтенә яңа исемнәр алды. Шулай итеп, өлкә үзәге Екатеринбург 1924 елда Бөтенроссия Үзәк сайлау комиссиясе рәисе һәм РКП (б) сәркатибе хөрмәтенә Свердлов булды. 1984 елда Удмуртия башкаласы СССР маршалы, нарком һәм 1941-1953 елларда кораллану министры хөрмәтенә Устинов булды. Ә зур сәнәгать үзәге Пермь СССР Хөкүмәте Рәисенең 50 еллыгы уңаеннан Молотовка әверелде. Юбилейга менә шундый бүләк ясадылар.
Төньяк Осетия башкаласы Владикавказның исеме 5 тапкыр үзгәртелә! Ул 2 тапкыр Орджоникидзе дип аталган, Дзаужикау да булган.
1932 елның 7 октябрендә, совет язучысы Максим Горькийның 40 еллык әдәби эшчәнлеге уңаеннан, Сталин инициативасы белән, Түбән Новгород шәһәре Горький дип үзгәртелә. Язучы үзе моңа каршы була һәм туганнарына, дусларына Түбән Новгородны яңача атауны тыя. Владимир Ильич Ленин да үз исемен данлауга катгый каршы була. Ләкин аның үлеменнән соң, аның ихтыярына каршы һәм Надежда Крупскаяның каршы килүенә карамастан, 1924 елдан Ленин белән бәйле истәлекле урыннарның исемнәрен массакүләм үзгәртү буенча кампания башлана.
Аннары бу мисалда Сталин үз культын булдырган. Бу чын «сталиниада» була. Аның исеме белән Дүшәнбе, Новокузнецк, Цхинвал, Царицын, Юзовка, Бобрики шәһәрләрен атаганнар. Сталин СССР территориясе белән генә канәгатьләнмәгән. Көнчыгыш Европа илләрендә совет гаскәрләре контингентлары урнашканнан соң Сталин исеме Болгария, Румыния, Польша, Венгрия, Албания шәһәрләренә бирелгән.
«Челнинские известия»дан Илисә Ганеева язмасы тәрҗемә ителде