Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Тарихи рекордлар: Казанда эссе һава торышы ай ахырына кадәр дәвам итәчәк

Татарстанда эссе һава торышы сүрелергә җыенмый. Челлә кайчанга кадәр сузылачак һәм июльдә нинди һава торышы булачак? Бу хакта Sntat сайты язмасында.

news_top_970_100
Тарихи рекордлар: Казанда эссе һава торышы ай ахырына кадәр дәвам итәчәк
Салават Камалетдинов

Кичә Казанда термометр баганалары 32,9 градуска кадәр күтәрелгән иде — бу уртача климатик нормадан 8 градуска югарырак, дип саный синоптиклар. Бүген һәм иртәгә Татарстан югары атмосфера басымы йогынтысында булачак. Төнлә 16-22, көндез 30-35 градус булачак, дип хәбәр итә Татарстанның Гидрометеорология үзәге.

Атмосфера фронтлары якын булу аркасында, көндез кайбер районнарда яңгыр яварга мөмкин. Җомга һәм шимбә көннәрендә һава торышында сизелерлек үзгәрешләр булмаячак дип фаразлана.

Россиянең Европа өлешендә тулысынча эссе һава торышы диярлек урнашты. Монда бары тик ерак көньяк-көнбатыш һәм ерак төньяк-көнчыгыш кына искәрмә, дип әйтте «Фобос» үзәге белгече Михаил Леус. Бу зонага төньяк-көнчыгыштан әле узган атнада гына салкын булган киң антициклон килде. Шул ук вакытта ул тыныч һәм аз болытлы һава торышы алып килде, ә ул һава массаларын яхшы җылыта.

Шуңа өстәп, атмосферада көчсез булса да, шактый тотрыклы көньяк-көнчыгыш һава агымнары формалашты, алар бу антициклон зонасына Урта Азиядән эссе һава алып килә. Хәзерге антициклон төньяк-көнчыгыштан Россиянең үзәк өлеше аркылы Көньяк Уралга күчә.

Стационар антициклон булганда болытлар һәм явым-төшемнәр булмый диярлек, диде КФУның метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире Юрий Переведенцев. Яңа кына җәйге кояш торгынлыгы узып китте, көн озынайгач һәм майда җылынып калган җиргә кояш нурлары тагын да күбрәк төшә. Казанда июнь аенда 20 мм явым-төшем яуган, ә нормада 63 мм булырга тиеш. Корылык чорында җил булмау янгын куркынычын арттыра.

Казандагы температуралар тарихи максимумга якын, 2010 елдагы кебек, дип искә төшерде Юрий Перевеленцев. Шулай да бу эсселекнең чиге түгел, диде Михаил Леус. 22 июнь рекорды 36 градустан югары булган, ә 23 июньдә 35, 24 июньдә 37 градус теркәлгән.

Җәйнең беренче аенда иң эссе көн 1921 елның 25 июнендә булган, бу көнне һава температурасы 37,5 градуска кадәр күтәрелгән. Быел мондый ук югары температуралар көтелми, дип саный «Фобос» белгече. Хәер, бу көннәрдә температура нормадан 9-11 градуска югарырак булачак.

Метеорологлар әйтүенчә, атна ахырына кадәр термометр баганалары 32-35 градус тирәсе күрсәтәчәк, югары температуралар киләсе ай башына кадәр сакланачак. Июнь уртача климатик нормадан 3 градуска югары булачак.

Россия Гидрометеорология үзәге фаразларына караганда, һава торышында үзгәрешләр июльдә булырга мөмкин. Белгечләр фикеренчә, киләсе айда температура һәм явым-төшемнәр күләме нормада булачак.

Ләкин синоптикларның фаразлары 60 процентка гына туры килә.  

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100