news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Тарифлар буенча комитет 2026 елда коммуналь хезмәт тарифлары арту сәбәпләрен әйтте

news_top
Тарифлар буенча комитет 2026 елда коммуналь хезмәт тарифлары арту сәбәпләрен әйтте
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Федераль закон нигезендә 2026 елда коммуналь хезмәтләргә тарифларны ике этапта планлы индексацияләү каралган. 1 гыйнвардан индексация өстәлгән бәягә салым ставкасы (НДС) артуга бәйле рәвештә 1,7 процент булды. Бу хакта бүген Республиканың Тарифлар буенча Дәүләт комитеты рәисе Ренат Гайнетдинов ведомствоның 2025 елдагы эш нәтиҗәләре буенча коллегиясенең киңәйтелгән утырышында хәбәр итте. Бу турыда «Татар-информ» яза.

«Икенче этап 1 октябрьгә планлаштырылган. Гражданнарга түләү үсешен чикләүнең гамәлдәге механизмы кысаларында федераль Хөкүмәт күрсәтмәсе белән Татарстан өчен уртача индекс 13,4 процент күләмендә билгеләнгән. Шул ук вакытта гражданнар өчен рөхсәт ителгән иң чик тайпылыш 4,8 процент. Димәк, индексның аерым муниципалитетлар өчен максималь күрсәткече 18,2 процент тәшкил итәргә мөмкин. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, бу күрсәткечләр барлык 7 коммуналь хезмәтне дә исәпкә алып кабул ителгән», – дип сөйләде ул.

Билгеле бер хезмәт өчен тариф үсү уртача күрсәткечтән арту ягына да, кимү ягына да аерылырга мөмкин. Республикадагы 840 муниципаль берәмлек өчен гражданнар түләүләре 13,4 проценттан артмаячак. 73 муниципалитет: 24 шәһәр, 17 шәһәр тибындагы бистә һәм 32 авыл өчен индекс рөхсәт ителгән тайпылышны исәпкә алып билгеләнгән һәм 18,2 процент тәшкил итә.

«Исәпләүләр буенча тарифларның уртача еллык үсеше 2026 елда асылда 5,7 проценттан артмаячак һәм инфляция дәрәҗәсенең 5,1 проценты күләмендәге фаразы белән тигезләшә», – диде Гайнетдинов.

Ул искәрткәнчә, тулаем алганда, илдә 2022 елның 1 декабреннән 2024 елның 30 июненә кадәр – 19 ай дәвамында – коммуналь хезмәтләргә тарифлар төзәтелмәгән.

«Тарифларны болай озак «туңдырып тору» һәм «инфляция минус» кагыйдәсенә нигезләнгән җайга салу ысулы, социаль өстенлекләргә дә карамастан, гражданнарның түләү үсешен сизелерлек артта калдырды. Инфляция һәм коммуналь хезмәтләрнең реаль чыгымнары белән аерма барлыкка килде. Планлаштырылган үзгәрешләр белән без хәзер генә әлеге күрсәткечләр арасындагы тигезлеккә якынлашабыз, шул ук вакытта тарифларның агымдагы үзгәрүе формалашкан дисбалансны тулы күләмдә компенсацияләмәячәк», – диде Гайнетдинов.

Тарифларның үзгәрү сәбәбе – ел башыннан НДС ставкасының 20 проценттан 22 процентка кадәр артуында. Тарифларны исәпләгәндә, Россиянең социаль-икътисади үсеше фаразы исәпкә алынды. Аерым алганда, табигый газга күпләп сату бәяләре – 9,6 процентка, газның транспортировкасы бәясе – 11,6 процентка, электр энергиясенә бәяләр – 11,3 процентка, электр энергиясен тапшыру тарифлары 15,2 процентка арткан. Куллану бәяләре индексы Россиянең социаль-икътисади үсеш фаразында 5,1 процент күләмендә салынган.

Республикада 40 меңнән артык объект һәм 164 мең чакрым челтәр эксплуатацияли торган 1087 предприятие дәүләт тарафыннан җайга салынган.

Коллегия утырышы Монополиягә каршы федераль хезмәтнең укыту-методика үзәгендә уза, анда республика Премьер-министры Алексей Песошин катнаша.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар