«Тәҗрибәле машина йөртүчеләр рульгә яңа утыручылардан куркынычрак»
Юллардагы аварияләрнең 60 процентын машина йөртү тәҗрибәләре 10 елдан артып киткән автомобильчеләр китереп чыгара.
Күптән түгел аналитиклар һәм юл куркынычсызлыгы өлкәсендәге экспертлар машина йөртүчеләрнең кагыйдәләрне еш боза торган категориясен ачыклау максатыннан тикшеренү үткәргән. Иң куркынычлары – машинага күптән түгел утырган яшьләр түгел, ә тәҗрибәле автомобилистлар булып чыккан.
Экспертлар әлеге нәтиҗәне тәҗрибәле машина йөртүчеләрнең арыганлыгы һәм игътибарлары кимү белән аңлата, алар, әкренләп, юлда сак йөрү гадәтләрен югалта. Машина белән күптән идарә итүчеләрнең юлларда үз-үзләрен куркыныч тотуларының төп сәбәбе – юл билгеләре һәм кагыйдәләр күрсәткечләренә игътибар итәргә теләмәүләре.
Тәҗрибәле «элдертүчеләр»
Машина йөртүчеләр үзләре дә тикшеренү нәтиҗәләре белән килешә, дип яза «Челнинские известия».
– Моңа юлда үзеңне артык иркен тоту һәм үз-үзеңә артык ышану гаепле. Кайчак – игътибарсызлык. Бигрәк тә тәҗрибәсе зур, ә яше шактый булса. Әтинең хәзер элеккеге кебек ышанычлы йөрмәвен сизәм, – дип сөйли Марат Хисмәтуллин. – Мин үзем юлда кагыйдәләрне бозмаска тырышам. Тиешсез урыннарда борылышлар ясарга мөмкинмен.
– Тәҗрибәләре зур булган машина йөртүчеләр руль артында үзләрен ышанычлырак хис итәләр, ләкин юлда үзләрен сак тотмыйлар, – ди Регина Җиһаншина. – Аларның юл билгеләренә игътибары кими, бу исә реакциянең кимүенә китерә. Моннан тыш, күпләрнең, яше аркасында, ишетү, күрү сәләте кими, бу – машина йөрткәндә нык сизелә.
Машина йөртүче Александр Ключко әйтүенчә, моны машина йөртү стажы белән бәйләп карау бик үк дөрес түгел.
– Минем машина йөртү таныклыклары дистә еллар буе тартмада яткан танышларым бар. Алар үзләре трамвайда йөри, ә машина йөртү стажлары кәгазьдә бара. 1 ел элек кенә таныклык алып руль артына утырган һәм машина белән бик яхшы идарә итүчеләр дә бар.
Александр очрагында аның катнашында юл-транспорт һәлакәтләре ешрак башка машина йөртүчеләр гаебе аркасында булган.
– Мин, әлбәттә, идеаль машина йөртүче түгел, әмма 14 ел стажым бар һәм шуның 6сы – машина йөртү осталыгы конкурсларында хөкемдар буларак үтте, шуңа күрә вазгыятьне аек акыл белән бәяләргә тырышам, – ди ул. – Һәрвакыт бертөрле була алмый, өч «Д» кагыйдәсе («Дай дорогу дураку» – иск. ред.) еш кына синең нервыларыңны һәм кайчакта кайбер гражданнарның тешләрен дә коткара.
Машина йөртү тәҗрибәсе 10 елдан артык булган Надежда Эврен, сәбәп – автомобильчеләрнең үз-үзенә артык ышануында, дип саный.
– Алар юл-транспорт һәлакәтенә ешрак эләгә, чөнки юлда тизлекне еш арттыралар һәм элементар кагыйдәләрне дә санга сукмыйлар. Мәсәлән, полосадан полосага күчү, тизлекне арттыру, кисәтү сигналларын кабызмау, ә бу – үз чиратында игътибар туплауга йогынты ясый һәм авария хәленә китерә. Кагыйдә бозулар арасында минем тизлекне 10-15 км га гына арттырганым бар, анысы да җәйге чорда. Кыш көне мин үземә моны рөхсәт итмим, чөнки бозлавык бар, колея бар, һәм машинаның үзен ничек тотачагы билгесез.
Моннан ел ярым элек кенә машина йөртү таныклыгы алган Чаллы егете Илнар Садриев юлда үзен бик тәртипле тотарга тырыша.
– Кагыйдәләрне үтим, тиешле тизлекне беркайчан да арттырмыйм. Бәлки, хаталар да ясыймдыр, әмма барысы да – стажым аз булу сәбәпле. Башка тәҗрибәлерәк машина йөртүчеләрнең ничек йөрүләре гаҗәпләндерә: куалар, юлны кисәләр, соңгы секундларда яшел сигналга чыгып китәләр, җәяүлеләргә юл бирмиләр. Күпләр дистанцияне сакламый, шуның аркасында минем артыма килеп керүләреннән куркам. Гомумән, юлларда йөрү культурасы түбән.
Рульгә яңа утыручылар вак-төяк аварияләргә ешрак эләгә
«Челнинские известия» сораштырган экспертлар, шулай ук, иң явыз хокук бозучылар – тәҗрибәле машина йөртүчеләр булуы белән килешә. Блогер һәм «Автосправочная» порталы баш мөхәррире Азат Булатов фикеренчә, тәҗрибәле автомобильчеләр җитди юл-транспорт һәлакәтләренә яңа йөри башлаган кешеләргә караганда ешрак эләгә.
– Руль артына яңа утырган машина йөртүчеләр юлларда үзләрен бик тыйнак тоталар. Алар максималь рәвештә игътибарлы булырга тырыша, куркынычсыз тизлек белән бара һәм дистанцияне кирәк булганнан да күпрәк итеп калдыра. Димәк, кискен вазгыятьтә аларның тизлекне киметү, туктау яки киртәне урап узу өчен вакыт һәм урын запасы була.
Эксперт аңлатканча, руль артына яңа утыручылар зур юл-транспорт һәлакәтләренә әзрәк эләгә, гадәттә алар машина йөртү күнекмәләренең җитәрлек булмавы һәм авто габаритларын начар тоюы аркасында вак-төяк аварияләр ясый.
– Әмма 2-3 ел узгач, машина йөртүчедә үз-үзенә артык ышану барлыкка килә, – дип дәвам итә Булатов. – Аңа ул барысын да белә кебек тоела башлый. Шуңа күрә тизлекне арттыру, минималь дистанция калдыру, «яшел»гә чыгып калу омтылышы, каршы як полосага чыгу кебек хәрәкәтләр ясый. Нәкъ менә шуңа күрә тәҗрибәле машина йөртүчеләр автомәктәпне тәмамлаучыларга караганда күп очракта куркынычрак.
Хәер, руль артына яңа утыручылар арасында да куркыныч йөртүчеләр була. Эксперт билгеләп үткәнчә, аларны тоташ тонировкалы пыялалардан, күзне чагылдыра торган фаралардан, ялтырап торган стоп-сигналлардан һәм көчле музыкадан аңларга була.
– Машинаны «яңа ел чыршысына» әйләндергәнче, контраварияле әзерлеккә акча сарыф итсәләр яхшырак булыр иде. Нәкъ менә шушы курс «баш миен төзәтергә» һәм юлда үз күнекмәләреңне аек бәяләргә мөмкинлек бирә, – дип йомгаклый Азат Булатов.
Эш штрафларда гына түгел
Машина йөртү осталыгы үзәге җитәкчесе Айрат Кәлимуллин сүзләренә караганда, юл хәрәкәте куркынычсызлыгы белән бәйле кешеләр өчен әлеге тикшеренү нәтиҗәләре яңалык түгел.
– Яңа гына йөри башлаган машина йөртүче сак булырга тырыша, ә тәҗрибәле кеше үз-үзенә ышана. Статистика буенча, аварияләрнең 60 процентын 10 ел һәм аннан да күбрәк стажлы машина йөртүчеләр китереп чыгара. Шулай ук кайберәүләр, күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре начар юллар һәм ватык машиналар аркасында килеп чыга, дип саный, ләкин бу алай түгел. Аварияләрнең 80 проценты – машина йөртүче хатасы, кеше факторы, 19 проценты – һава-юл шартлары һәм бары тик 1 проценты гына – транспортның техник торышы аркасында килеп чыга.
Аның фикеренчә, явыз хокук бозучылар белән көрәштә штрафлар нәтиҗәле түгел.
– Штрафлар артты, әмма бу – әлләни үзгәреш бирмәячәк. Машина йөртүче штрфларын түләячәк һәм кагыйдәләрне бозуын дәвам итәчәк. Ул 2 мең штраф җыеп, машинада элдертүен дәвам итә ала. Андый чаяларны транспорт агымыннан эләктереп алырга кирәк, шул вакытта гына тәртип булачак. Мисал итеп, чит илдәге балл системасын китерергә мөмкин. Австралиядә, Европа илләрендә, АКШ, Канада, Бразилиядә һәр машина йөртүчегә билгеле бер балл бирелә. Кагыйдә бозуның авырлыгына карап, машина йөртүчегә йә штраф салына, йә штраф та салына һәм баллары да киметелә. Әгәр баллары калмаса, машина йөртү лицензиясе беренче тапкыр 6 айга, чираттагы очракларда 12 айга туктатыла. Чит илдә штрафлар да бик югары.
Үз-үзеңә артык ышану уяулыкны югалту белән яный
Психологлар да проблеманың тамырын тәҗрибәле машина йөртүчеләрнең үз-үзләренә артык ышануында күрә.
– Тәҗрибәле кеше үз-үзенә ышана. Ә үз-үзенә ышанган кеше шаблон буенча эш итә, – ди психолог Оксана Киреева. – Ләкин юлны алдан белеп булмый, кемнең каршыга килеп чыгасын белмисең. Әйе, кешене тәҗрибә коткара ала, ләкин артык ышану бар нәрсәгә ирек бирә. Гендер аермаларына килгәндә, тәҗрибәле хатын-кызлар руль артында ир-атларга караганда саграк һәм уяурак. Шул ук вакытта автомобильне яңа йөртә башлаган кызлар руль артында ешрак хата ясарга һәм паникага бирелергә мөмкин.
«Челнинские известия» сайтыннан тәрҗемә