news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Тәҗрибәле коткаручы Рунар Сафиуллин янгын сүндергәндә һәлак булган

news_top

Фаҗига 7 ноябрьдә төнлә Ханты-Манси автономияле округы – Юграда булган. Нижневартовск шәһәренең флот ремонт-эксплуатация базасы районындагы шәхси секторда янгында Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәре Рунар Сафиуллин һәлак булган. Бу хакта «Комсомольская правда» хәбәр итә.

Коткаручылар «Водник-2» бакчачылык ширкәтенә килеп җиткәндә, 2 катлы йортны ялкын чолгап алган булган. Шаһитлар, йорт эчендә ир-ат булырга мөмкин, дип хәбәр иткән. Нижневартовск 5 нче янгын сүндерү-коткару отрядының 97 нче янгын сүндерү-коткару часте янгын сүндерүчесе Рунар Сафиуллин кешене коткарырга кереп киткән. Кинәт янган өйнең өрлеге ишелгән. Коткаручыны хезмәттәшләре алып чыккан һәм табибларга исән килеш тапшырган.

«Кысылып калдым!» – дип кычкырды. Шуннан соң тынды... Аны аңсыз хәлдә алып чыктылар. «Ашыгыч ярдәм» табиблары коткарып калырга тырышты, ләкин ир-ат үлде», – дип сөйләгән шаһит.

Кызганыч, янгын сүндерүчене коткарып кала алмаганнар. Фаҗига урынына кичекмәстән Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ХМАО-Югра буенча Баш идарәсе комиссиясе килгән.

«Янгында зыян күргән кешене эзләгәндә, фаҗигале шартларда Рунар Сафиуллин һәлак булды. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Ханты-Манси автономияле округы – Югра буенча баш идарәсе командованиесе һәм шәхси составы Рунар Сафиуллинның туганнарының һәм якыннарының кайгысын уртаклаша. Һәлак булган янгын сүндерүченең гаиләсенә һәрьяклап ярдәм күрсәтеләчәк», – дигәннәр Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ХМАО-Югра буенча баш идарәсе матбугат хезмәтендә.

Рунар Сафиуллин янгын сүндерү хезмәтенә 1999 елда килгән. Тәҗрибәле коткаручы Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының III һәм II дәрәҗәдәге «Хезмәттәге уңышлары өчен» медальләре, Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының «Маршал Василий Чуйков» истәлекле медале белән бүләкләнгән.

Нижневартовск шәһәре башлыгы Дмитрий Кощенко шулай ук һәлак булган коткаручының гаиләсенең кайгысын уртаклашкан.

«97 нче янгын сүндерү часте хезмәткәре Рунар Рифхәт улы Сафиуллин һәлак булу сәбәпле, аның гаиләсенең тирән кайгысын уртаклашам. Рунар Рифхәт улы, үзен куркыныч астына куеп, гомеренең соңгы минутларына кадәр һөнәри бурычын үтәде – «Водник-2» бакчачылык ширкәтендә янгын белән көрәште. Аның батырлыгы, фидакарьлеге һәм геройлыгы безнең хәтердә мәңге сакланачак. Бу кайгылы сәгатьтә безнең йөрәкләр – аның гаиләсе, туганнары һәм якыннары белән», – дип язган ул телеграм-каналында.

Россия Тикшерү комитетының ХМАО-Югра буенча Тикшерү идарәсе процессуаль тикшерү уздыра. Тикшерүчеләр фаҗиганең шартларын ачыклый.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар