news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Тәҗрибәле бакчачы бәрәңге һәм помидор утырту серен әйтте

news_top
Тәҗрибәле бакчачы бәрәңге һәм помидор утырту серен әйтте
Фото: «Татар-информ»

Май ае бакчачы өчен — «иртәрәк утыртасы килә» белән «кырау сугар дип куркам» арасында сайлау вакыты. Бу бигрәк тә күпчелек бакчалардагы төп культуралар булган помидор һәм бәрәңгегә кагыла, дип яза «Радио 1».

Мәскәү бакчачылар берлеге рәисе Андрей Туманов май суыкларының гадәти күренеш булуын һәм утыртылган орлыкларга зур куркыныч тудырмавын әйткән.

«Курыкмыйча чәчегез һәм ашыгыгыз: никадәр иртәрәк чәчсәгез, шулкадәр иртәрәк яңа витаминлы уңышка сөенерсез», — дип киңәш иткән ул.

Белгеч бәрәңге һәм помидор утырту буенча үз серен дә ачкан.

«Мин бәрәңгене берьюлы утыртмыйм, берничә рәтләп кенә утыртам. Шулай итеп яшь бәрәңге ашау вакытын озайтам. Тагын эшне дә алыштырып торам: бер рәт утырттым — барып чөгендер утыйм. Нәтиҗәдә азрак арыйсың. Помидорның берничә төп куагын теплицага иртәрәк утыртырга мөмкин, әмма саклык белән. Мин аларны төбе киселгән биш литрлы шешәләр белән каплыйм. Хәтта -4 градус булса да, исән калалар», — дип уртаклашкан Туманов.

Белгеч шулай ук шәһәр кешеләренең яз көне физик эшкә ияләшмәгән булуын искәрткән.

«Пенсионер дачага килә дә эшлисе килеп китә, көрәк ала да үзен тәмам хәлдән тайдыра. Аннары кан басымы күтәрелә, йөрәге авырта башлый. Шуңа күрә артык ашыкмагыз, кан басымын үлчәү җайланмасын һәм даруларны үзегез белән алыгыз», — дип йомгаклаган ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар