Мин үз баламнан, дөресрәге, тәрбиягә алган кызымнан куркам. Бу нормаль күренешме? Әйе, мин олы хатын-кыз һәм үз баламнан куркам.
Кызымның бала чактан ук бер сәер гадәте бар – ул бик аз сүзле, тик торганнан каршыга килеп баса да, берни дәшмичә күзгә текәлеп карап тора. Гүя, җаныңа үтәргә теләгән кебек, ачулы итеп, күзләре белән бораулый. Аның шушы карашын күтәрә алмадым, берәр уенчык белән эләктереп, сугып алырга мөмкин идем. Мондый мизгелләрдә аны кочаклап та карадым, сөйләшеп, ни өчен алай эшләвен сораштырып та карадым. Аптырап, кычкырып, ачуланып та карадым, тик нәтиҗәсе булмады, барыбер шулай эшләвен дәвам итте.
Балалар бакчасында да проблемалар башланды. Кайсы тәрбиячегә мондый тәртип ошасын ди? Поликлиникага бардык, психологка, неврологка күрендек, төрле тикшеренүләр уздык – барысы да яхшы иде, тик тәртибе генә яхшы булмады.
Хәзер кызыма 14 яшь – авыр күчеш чоры. Ни генә эшләп карамадым. Яхшылык белән дә, начарлык белән дә – дөрес түгеллеген беләм, тик башка юл юк. Аның белән сөйләшә башлыйм, үз хәлләремне сөйлим, аннан үзенекен сораштырам, мәктәп хәлләре, көне ничек узуы белән кызыксынам. Ләкин һәрвакыт «әйе, юк» кебек кыска гына җаваплар ишетәм, алга таба сөйләшеп китеп булмый.
Өйдәге гадәти сөйләшүләр дә күптән инде җылы, рәхәт аралашу түгел. Күпчелек очракта җавапка ниндидер ачулы, төртмәле сүзләр ишетәм:
«Әни, барысы да яхшы, гомумән, син бернәрсә дә аңламыйсың»,
Яки кискен генә: «Борчыма әле, дәрес әзерлисе бар». Ул беркайчан да минем белән бер фикергә килми, һәрнәрсәдә каршы төшә, бәхәсләшә. Сүз дә тыңламый.
Мондый чакта, әлбәттә, мин аны урынына утыртырга тырышам. «Барыбер мин бит синең әниең, минем белән кешечә сөйләш инде», – дим.
Ярар, хөрмәт итмәсә итмәсен дә ди, ләкин һәрвакыт болай кабынып, каршы эндәшергә ярамый бит инде.
Хәзер мин үземне бер сәер уйда тоттым: мин үз баламнан уттан курыккандай куркам икән. Аның белән тагын бәхәскә керүдән, тавыш чыгарудан куркам.
Бу җәйдә ул кинәт кенә үсеп киткәндәй булды: олыгаеп, үз сүзле булып, дөресме, дөрес түгелме ахырга кадәр үз фикерен яклый торган булып китте. Җәй буе төнгә кадәр диярлек урамда йөрергә күнекте, ә хәзер инде мәктәптә укулар башланды. Алга таба нишләргә дә белмим, башым каткан.
Ул йоклаганда бүлмәсенә керәм дә, тыныч кына сулыш алуын тыңлыйм. Бу бит минем нәни кызым, кечкенә чагында нәни тәпиләреннән үбеп сөйгән сабыем. Аңа карыйм да күңелемне шундый назлы хисләр, аны ярату биләп ала.
Әмма аннары аның кычкыруларын, нәфрәт тулы карашын искә төшерәм дә: «Ник алдым соң мин аны, алга таба бит тагын да начаррак кына булачак», — дип уйлап куям.
Кызымнан кире баш тарту турында сүз дә була алмый — ул бит тәрбиягә алынган бала булса да, бертуган туган сеңлемнең кызы. Тик болай яшәү дә мөмкин