Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Тәрбияче тәҗрибә уртаклаша: «Сабыйларга татар телен өйрәтүнең яңа алымын таптык»

Проектларының Татарстанга гына түгел, чит төбәкләрдә яшәүчеләр өчен дә актуаль проект булырына ышана Мамадышның «Бәләкәч» балалар бакчасында татар телен өйрәтүче тәрбияче Гөлия Сөнгатуллина.

news_top_970_100
Тәрбияче тәҗрибә уртаклаша: «Сабыйларга татар телен өйрәтүнең яңа алымын таптык»
Фотолар: © Гөлия Сөнгатуллинадан

Татар теле бетә, юкка чыга, кирәге калмый, диләр. Ана кеше үз баласын, татар сыйныфына эләкмәсен өчен, махсус рәвештә рус сыйныфына яздыра. Чын татар әниләре шундый юлдан тайпылганда, ничек итеп милләт киләчәген көтәргә була, ди? 

Мондый күренешкә тыныч кына карап булмый шул. Шул максат белән, зурак балалар төркеме тәрбиячесе Наилә Назмеева белән «Бәләкәч ТВ» проектын чыгардык. Атна саен мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән интервьюга йөрибез. Махсус сайтка урнаштырып барабыз. Әлеге төркемдәге рубрика, интервьюларны бик яратып күзәтеп баралар.

Интервью булдырганчы, балага җанлы сөйләмгә чыгар өчен тыңлап алу күнекмәсен булдырырга кирәк. Бала шул рәвешле монологик сөйләмгә бара. Безнең максат – мәктәпкә әзерлекле бала булдыру, татарча киң аралаша, татарча фикерли ала торган итеп, төрле юнәлештәге белгечләр белән рәхәтләнеп сөйләшә ала торган балалар әзерләү.

Балалар һөнәрләр турында без – зурлар кебек фикер йөртми. Интервьюга әзерләнгән вакытта бу сорауларны бергәләп әзерлибез, ләкин безнең сораулар олылар тормышыннан алынган. Без – олылар тормышны олыларча күрәбез, ләкин балаларның фикерләве башкача. Тәрбияче үзе дә бала кебек уйлый, фикерли белергә тиеш. Гадәттә, укучы укытучыдан өйрәнә, безнең очракта без үзебез нарасыйлардан өйрәнәбез.

Үз эшенең остасы булган кешеләр янына барып, алардан төрле сорауларыбызга җаваплар алганчы, башта балаларның фикерен тыңлыйбыз. Һөнәр ияләренең атрибутлары белән уйнап карыйбыз, нинди сорауларга җавап табырга теләгәннәрен, нәрсә борчыганын белешәбез. Аларга нәрсә кызык, ниләр белергә теләүләрен ачыклыйбыз. Интервью өчен сорауларны шулардан чыгып әзерлибез.

Мәктәптә татар телен чит илләрдән кергән яңа алымнар алып өйрәтәләр, башка чит төбәктән үрнәк алалар, аларга карап укыту планын төзиләр. Ә безнең балалар бакчасында без башлап җибәргән проект – интервью әзерләү аша татар телен өйрәнү, үстерүне «яңа алым» дияр идем. Чөнки әле беркемнең дә болай эшләгәне юк. Бу – безнең өчен сынау, тәҗрибә, үсеш. Татар методикасында яңалык, дияр идем.

Бу проектыбыз, бәлки, уңышлы да чыкмас, ләкин бу процесс безгә, әти-әниләргә, балаларга нык ошый. Әти-әниләр бу очракта безгә канат куя. Без әлегә бирешмибез, алга барабыз, тырышабыз, тәҗрибә, яңа идеяләр туплыйбыз.

«Һөнәрләр» тапшыруы – татар телен үстерү, яисә олылар тормышы белән танышу гына түгел, ул безнең социаль проект та. Социаль проект – безгә мегаполистан еракта булган шәһәрләрдә үз эшенең остасы булган алтын куллы, сәләтле, алдынгы кешеләрне таныту, аларның фикерләрен халыкка таныту, эш процессын күрсәтү. Проектыбыз Татарстанга гына түгел, чит төбәкләрдә яшәүчеләр өчен дә актуаль проект булырына ышанам.

Һәрбер тапшыруыбыз чын йөрәктән эшләнә. «ВКонтакте» социаль челтәрендә дә «Бәләкәч ТВ» дигән үзебезнең  сәхифәбезне булдырдык. Барлык видео, рубрикаларны шунда урнаштырып барабыз. Әти-әниләрнең фикерләрен дә шунда ишетәбез.

Эшебез дәвамлы булсын иде. Татар телебез бетмәс, үсәр, әлбәттә, киләчәге бар, дигән өметләр белән янып эшлибез. Тел бетсә милләт бетә, милләт бетсә – халык бетә, дигән сүз. Телебез, милләтебез язмышы безнең – тәрбиячеләр кулында.

Сүземне Наҗар Нәҗминең бик тә көчле юллары белән тәмамлыйсым килә:

Зинданнарны ярып чыктың,
Ялкынланып чыктың кире.
Хәтта фашист тегермәне
Тарта алмады анда сине,
Әй син, батыр Татар Теле!

 

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 13 май 2023
    Исемсез
    Бик кирэкле эш башлагансыз, унышлар сезгэ
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100