«Тәрбияче кайдадыр йөри, балалар чабыша». Нәни кызны бакчада кайнар чәй белән пешергәннәр
Чиләбедәге балалар бакчаларының берсендә 4 яшьлек кыз бала кайнар чәйгә пешкән. Бу турыда сабыйның анасы Елена «Комсомольская правда» сайтына сөйләгән.
Гадәттән тыш хәл 17 ноябрьдә иртән була. Бала караучы хатын кайнар чәйләр куелган подносны өстәл янына алып килә. Балалар чабышып йөри, шул чакта бала караучы хатын белән 4 яшьлек кыз бәрелешә. Кайнар чәй бала өстенә түгелә.
«Кызым сүзләренчә, тәрбияче кайдадыр аста була, ә балалар төркемдә котырышып уйный. Нянечка кайнар чәйне алып килә һәм Софиягә бәрелә. Аның муеныннан корсак астына кадәр тәне 1 һәм 2нче дәрәҗәдә пешкән, боты пешкән», – ди Елена.
Аннары тәрбияче шунда ук Еленага шалтыратып әйтә. Алар, бакчадан алып, кызларын хастаханәгә илтәләр. Хәзер бала белән анасы пешүләр үзәгендә дәвалана.
Балалар бакчасы җитәкчесе әлеге вакыйга турында комментарий бирүдән баш тарткан.
Чиләбенең мәгариф эшләре буенча комитеты әлеге вакыйганың булуын раслаган. Тикшерү баруын әйткәннәр.
Санитария кагыйдәләре буенча, балалар бакчасында кайнар эчемлекләр 60-65 градус җылылыкта булырга тиеш. Табиб Антон Рыжий 1 һәм 2нче дәрәҗәдә пешәр өчен температура нинди булырга тиешлеген аңлаткан:.
«Кешенең тән температурасы 36,6 градус. Су температурасы 60 градус булса да, бу – тән температурасыннан ике тапкыр югары. Кайнар суның тәэсир итү дәвамлылыгын да исәпкә алсак. Мәсәлән, әгәр су киемгә тисә, аны тиз генә алып атып булмый. Шулай итеп кайнар су тәнгә озак тәэсир итә, мәсәлән, кеше киемен салганга кадәр. Шуңа күрә пешү ихтималы чыннан да мөмкин», – ди табиб.