– Ашарга кил! Ашың суына, – дип, әтисе улын чакырды.
– Хәзер, – дигән тавышы ишетелде смартфоныннан аерылмыйча утырган улының.
– Тәрбияле кеше үзен озак көттерми, – дип куйды әтисе. – Ашар алдыннан кулыңны юарга онытма. Культурасыз кешеләргә ошарсың…
Өстәл артына утыргач, әтисе:
– Тәмле булсын! – диде.
– Сиңа да тәмле булсын, әти! – дип җавап бирде улы.
– Менә шулай дөрес, тәрбияле балалар һәрвакыт шулай әйтергә тиешләр.
Улы кашыгын иреннәренә тигезергә өлгермәде, әтисе, кисәтеп:
– Ашны чөмереп эчмә, ул янәшәдәге кешеләргә ошамас.
– Аш бит бик кайнар! – дип акланды улы.
– Тәрбияле кеше шауламый гына ашый. Өреп эчәргә дә, кашык тутырып кабарга да уйлама – аш, чупылдап, тәлинкәңә тамар яки өстәл җәймәсен пычратыр. Ә бу исә шапшаклыгыңны күрсәтер!
Улы әтисе әйткәнчә ашарга тырышты, ярты кашыклап кына капкалап. Ләкин әтисе кисәк яңадан аңа сүз катты.
– Төз утыр, иелеп утырсаң, бөкрең чыгар.
Бөкресе чыгудан куркып, улы турайды, ләкин, үч иткәндәй, калагыннан ашы тамып, өстәлне буяды.
– Әйттем бит мин сиңа! – дип шелтә белдерде әтисе. – Нихәтле тәрбияләмә, колагына да элми сүзләремне.
Инде табынга икенче ризык чыкты. Әтисе тагын кисәтә башлады.
– Нәрсә авызыңны чапылдатасың, дуңгыз түгелсеңдер бит! Бернинди тыйнаклыгың юк!
– Нигә аңа бәйләнәсең? – дип кысылды әнисе. – Улыңа тынычлап ашарга бир. Болай да тырыша бит инде ул.
– Тырыша сиңа! – дип очынып куйды әтисе, авызына бер бөтен котлетны кабып, – мин аның күк чагында... (тончыга башлады).
Әнисе аның сыртын төяргә кереште. Дөмбәсләве булышты, күрәсең, туктады.
– Кирәк бит шулхәтле тончыгырга, – дигән булды ул, күз яшьләрен сөрткәләп.
Улы хихылдап көлүеннән туктады. Әни кеше өстәл җыештырды.
– Савыт-саба юарга булышырсың, яме, – диде ул улына карап. – Тәрбияле кеше шулай итә.
Әти кеше өстәл артыннан торды да йокы бүлмәсенә кереп китте. Озакламый аннан гырлау тавышы ишетелә башлады.
– Әни, безнең әти тәрбиялеме? – дип сорады улы, тәлинкәләрне сөртә-сөртә.
– Әлбәттә, – дип җавап бирде әнисе, – ул бераз арыган гына...