Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Тәрбия шуннан башлана» – Фирдүс Тямаевны уллары гастрольгә озата

news_top_970_100
«Тәрбия шуннан башлана» – Фирдүс Тямаевны уллары гастрольгә озата
"Татар-информ" архивы

Җырчы Фирдүс Тямаев тормыш иптәше Резеда белән ике малай тәрбияли.  Гастрольләргә китәр алдыннан, каршысына утыртып, Тямаев улларына үгет-нәсыйхәт бирә икән.  Әнә шул мизгелләрне Тямаев социаль челтәрләрдә күрсәткән. 

«Егетләр, мин китәм концертка. Әниегезне тыңлагыз. Тәртибегез «5»лелек булсын! Хәзер аз гына уйнагыз, әниегез белән дәресләрегезне карагыз да, йокларга! Исән-саулар, яме», – ди җырчы. 

Кечкенә улы Кәрим дә, «ярар» диясе урынга, әтисен кабатлап, «яме» дип куя.

«Иң беренче – гаиләдә тәртип», «Тәртип! Афәрин, егетләр! Тәрбия шуннан башлана», «Олысы үскән, җитдиләнгән», «Әти сүзе шундый була ул, булдырасың, Фирдүс», – дип хуплаганнар Фирдүсне язылучылары да. Кәримнең «яме»се дә виртуаль дусларының кәефен күтәргән. 

 

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 31 март 2023
    Исемсез
    Купме бу сэхнэдэ акрып-бакырып йоруче турында язырга була, Татар мэдэниятенэ, жырына зыян салучыларнын берсе.
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100