Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Тәрәзәләрне шампунь, савыт-саба юа торган сыеклык, кер порошогы белән юарга ярыймы?

news_top_970_100
Тәрәзәләрне шампунь, савыт-саба юа торган сыеклык, кер порошогы белән юарга ярыймы?
Фото: © "Татар-информ", Рамил Гали

Тәрәзәләрне чиста итеп юу өчен киңәшләр:

  • Берничә чүпрәк алыгыз – берсе белән эремә сөртәсез, икенчесе белән юып төшерәсез, өченчесе белән корытып сөртәсез. Тәрәзә пыяласын газета белән ышкысаң, өслек ялтырап кала. Газета кәгазен иң азакта гына кулланырга кирәк – шуны онытмагыз.
  • Тәрәзәне өстән аска таба юыгыз. Башта чүпрәк белән тузанны алыгыз, каткан пычракларны кырып төшерегез. Каты щетка кулланмау хәерле, пыялага зыян килүе бар.
  • Майлы тапларны бетерү өчен меламин губка яхшы. Аны кулланыр алдыннан суда чылатыгыз.
  • Кибеттән сатып алган махсус чаралар тәрәзәне шәп чистарта. Тик савыт-саба юа торган сыеклык, шампунь яки кер порошогы кулланмагыз. Алар бик нык күбекләнә, юу озакка китәчәк.
  • Заманча пластик тәрәзәләрнең металл фурнитурасын да карарга кирәк – майлый торган урыннарына игътибар итегез. Моның өчен теләсә нинди техник май файдаланып була. Резин тыгызлаткычларны силикон май белән майлагыз.

«Челнинские известия» газетасы.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100