Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Тәрәзәдән очып чыкканнар». Егет белән кыз авариядә һәлак булган

news_top_970_100
«Тәрәзәдән очып чыкканнар». Егет белән кыз авариядә һәлак булган
ЮХИДИ

Ставрополь краеның Кочубеев округында юл һәлакәтендә егет белән кыз үлгән. Бу турыда ЮХИДИга сылтама белән «Вести» каналы хәбәр итте.

Фаҗига 12 ноябрьдә иртән килеп чыга. Адыгеядә яшәүче 19 яшьлек кыз «Лада Гранта» рулендә була, ул идарәсен югалта.

Уң якка таба борылган чакта, кыз юл кырыена чыга һәм кырга барып кергән машина әйләнеп каплана.

«Иминлек каешлары эләктерелмәгән булу сәбәпле, машина капланганда, йөртүче һәм пассажир тәрәзәдән очып чыга», – дигәннәр полициядә.

21 яшьлек егет урында ук үлгән, кызны Невинномысск хастаханәсенә илткәннәр, ул шунда вафат булган.

Тикшерү бара, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100