Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Тәрәзәдән егылган кыз урамнан узып баручы үсмер егет өстенә төшкән, икесе дә үлгән

news_top_970_100
Тәрәзәдән егылган кыз урамнан узып баручы үсмер егет өстенә төшкән, икесе дә үлгән
"Татар-информ" архивы

20 гыйнварда кич белән Новосибирск шәһәре үзәгендә күп катлы йорт тәрәзәләре каршында егет белән кыз табыла. Егет әле исән була, ә кыз шунда ук үлә. Урынга «ашыгыч ярдәм» һәм полиция килә. Егетне хастаханәгә алып китәләр, тик коткарып кала алмыйлар. Соңрак ачыкланганча – егет биредән узып баручы очраклы кеше булып чыга. 11 сыйныфта укучы егет чәчен кистереп кайтып килгәндә, аның өстенә кыз егылып төшә. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

«Ул парикмахерскаядан кибеткә таба бара. Бу – очраклы хәл. Челтәрдә язганча, ул бернинди дә наркоман түгел, кайф тотканнар да бергә эшләгәннәр түгел. Бу – Ромео белән Джульетта турындагы очрак түгел. Фаҗига», – дип сөйләгән мәрхүм егет гаиләсенең танышы.

«Кыз бу йортта яшәми. Сәбәбе билгеле түгел. Ул наркоман түгел, челтәрдә язганча – берни дә кулланмаган. Кызганыч, мин аны башына рюкзагы капланган һәм шуннан кызыл шарфы чыгып торган килеш асфальтта ятуын күз алдымда калдырдым», – ди мәрхүмә кызның танышы.

Фаҗига шаһитлары сүзләренчә, «ашыгыч ярдәм» иртәрәк килсә, егетне коткарып булыр иде. Алар үзләре егеткә булышырга тырышып караган, дип яза «Комсомольская правда».

«Полиция беренче килде. Аннары гына – «ашыгыч ярдәм». Вакыт шактый узды. Аннары реанимация машинасы узып баруын күрдек, бәлки, чакыруга баргандыр. Кешеләр аңа кычкырды, берсе юлга ук йөгереп чыкты, ләкин реанимация узып китте», – ди шаһит Илья.

«Ашыгыч ярдәм» хезмәтендә машина озак баруы белән килешмиләр. «Ашыгыч ярдәм» станциясе баш табибы Александр Балабушевич сүзләренчә, бригада тиешле вакытта килеп җиткән.

Төбәк буенча Сәламәтлек саклау министрлыгы да «ашыгыч ярдәм» вакытында килгән дип саный, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100