Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Тәрәзәдә бала күзләре... (Наилә Идрисова)

news_top_970_100

Сәгыйдә карчыкның оныгына караган саен үзәге өзелә, әйтерсең лә йөрәгеннән кан тама. Газиз әти-әнисе исән-сау була торып, бала ятим үссен инде! Әйе, бала өчен бик тә газиз әти-әнисе, искә алмаган көне юк. Ә менә алар өчен – бала?! Һич кенә дә бу хәл белән килешәсе түгел дә бит, нишлисең. Карты әйткәндәй, синең белән миннән генә торса икән бу дөнья. Әнә бүген дә иртәдән үк гөлләр арасына башын тыгып, каерыла-каерыла карап, әтисен көтә кыз.

«Әбием, әти киләме инде?! Зоопаркка барабыз бит, нигә һаман килми ул... Эмильне дә алып килсен, ул да күрер аюларны. Эмиль мине ярата, әбием, уенчыгын бирсәм, көлә миңа», – диде ул әбисенә борылып. – Аннан нидер исенә төшкәндәй: «Ә нигә миңа Лариса апа, шаулыйсың син, бар әбиеңә, ул коймак пешереп сине көтә, диде. Мин бит Эмильне тирбәтә идем, йокласын, дип. Шауламадым да. Син коймак та пешермәгән идең анда. Бабай, алдашырга ярамый, дип әйтә», – диде авызын турсайтып.

Әйе, кызны ял көннәренә дип алып киткән иде әтисе, икенче көнне үк, эшкә барышым, дип, калдырып китте. Эшкә дә бармаганын беләләр инде, яшь хатыны көен көйләве. Эх, дөньясы... Әбекәй авыр сулап куйды да, оныгына күзе төшеп, тавышын гөлдерәтебрәк: «Менә бит, кызым, тәмле коймак пешә, күр әле, бәби коймаклар да майда йөзә монда. Хәзер бабаң да кайтып җитәр. Әйдә, син табын әзерли тор, син бит матур итеп тезәсең барын да», – дип, мактый-мактый, оныгын беразга булса да тәрәзәдән аеру җаен тапты.

Бабай озаклады бүген. Иш янына бераз булса да куш булсын, дип, яңа ачылган кибет тирәсен җыештыргалап кайта иде. Онык белән чәйне икәүләп эчтеләр. Кызчык бәби коймакларны әти-әниләре янына кунакка йөрткәндә, башыннан ниләр генә узмады әбекәйнең. Менә улының туена әзерләнәләр. Улы, шөкер, укыды, күңеленә якын булган һөнәрле булды. Хәзер билгеле табиб ул, аның исемен якташлары еш искә ала. Акыллы, әти-әнисенә миһербанлы булды. Туйга да ныклап әзерләнделәр, ни дисәң дә, бердәнбер уллары. Булачак хатыны белән бергә укыганнар, 1-2 тапкыр кайтып күренгәне дә булды кәләшнең. Бәхетләре булсын, дип теләде ата-ана.

Туйга да уртак дуслары шактый килгән иде. Шәһәр уртасындагы кафеда бик матур узды туй. Икенче көнне күңелле уй-хисләр тәэсирендә йөргәндә, атылып дигәндәй, уллары килеп керде. «Әни, алай-болай Лиана сездә түгелме?» –дигән сораулы караштан ана кеше куырылып төште. Хәер, ул туйда ук киленнең бераз сәер кыланышларына аптырабрак караган иде. Ул булачак кайнана-кайната белән әллә ни нәзакәтләнеп сөйләшеп тормады. Кодалар турында сорашкач та өздереп җавап бирмәде, буталчык сүзләр генә өелеп калды. Аларның «киләбез» дип тә, кисәтеп тә тормыйча, туйга килмәүләре үзе бер сәерлек булды. Соңыннан гына монда аларның гаебе юклыгы ачыкланды.

Ул көнне уллары утка салып китте аларны. Өч көн балакайларыннан хәбәр ала алмадылар. Яңадан шунысы ачыкланды: иртә таңда килен дигән кеше, шаһит егет белән, янәдән үз шәһәренә китеп барган. Имеш, алар күптән бер-берләрен ярата, ә Камил алдында ул үз бурычын үтәргә генә кайткан булган. Бурыч дигәне тагын 7 айдан ачыкланды – менә шушы бөтерчек кебек сөйкемле кызчык иде ул. Авыр, бик авыр булды үзләреннән бигрәк улларына ул көннәр. Шул эшенә баштин-аяк чуму гына коткаргандыр аны.

Баштан кунакка гына алып кайткалады кызын яшь әти. Ә 2 яше тулгач, әни кеше аны алып китүдән баш тартты. Менә шулай биредә яшәп калды онык. Әтисе дә янәдән төп йортка күченде ул чакта. Ни әйтсәң дә, тулы гаиләдәй яши башладылар. Балалы йорт – нурлы йорт, диюләре хактыр. Камил дә, йөрәк яраларын ямаштырып, инде бар күңелен кызына бирде. Эштән, ничек кенә арыган булса да, очып дигәндәй кайта иде. Инде баланың мәктәпкә барыр вакыты да җитеп килә. Бик тә тере, зиһенле бала булып үсә, әтисе укыган китапларны да йотлыгып тыңлый, әби-бабасы өйрәткән догаларны да яттан белә.

Әмма ир-атның бик сирәге генә гомер буе бала дип, җанатып ялгыз яшәүгә күнә шул. Камил юлында да кабаттан, оныкның әбекәе әйткәндәй, тагын бер шәүлә пәйда булды. Әти кеше озакламый өйләнеп тә куйды. Бәлки, бераз ашыгычрак та булгандыр, кем белә бит. Тик яңа гаиләдә зур матур фатирда да, өлкәннәр күңелендә дә кызга урын табылмады. Әлегә сабый йөрәге сизеп бетерми аны. Инде бер тапкыр ана күңеленнән чыгарып атылган бала шул елларда берегеп килгән ата назыннан да мәхрүм калмасмы... Күтәрә алырмы өрфиядәй бала күңеле бу югалтуны, ни булып укмашыр ул аның бәгырендә, ай-һай, әйтүе кыен.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100