Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Тәрәзә янына килмәскә, телефонга төшермәскә: БПЛА һөҗүме вакытында нишләргә?

Татарстан дошманның БПЛА белән һөҗүмнәренең нәрсә икәнен белә инде, экспертлар республика халкына мондый ситуацияләрдә үзләрен ничек тотарга кирәклеген берничә тапкыр аңлатты. Озын бәйрәм көннәре алдыннан «Татар-информ» гади куркынычсызлык кагыйдәләре хакында искә төшерә, аларны һәркем белергә тиеш.

news_top_970_100
Тәрәзә янына килмәскә, телефонга төшермәскә: БПЛА һөҗүме вакытында нишләргә?
Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

Төп киңәшләр: БПЛА һөҗүме вакытында нишләргә

Якындагы көннәрдә бөтен ил Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итәчәк. Бу – Киев режимына бер дә ошамый. Шушы истәлекле дата уңаеннан килешүне кире кагып, Украина кораллы көчләре (ВСУ) массакүләм провокацияләр, шул исәптән пилотсыз оча торган аппаратлар (БПЛА) белән һөҗүмнәр әзерләргә мөмкин. Неонацистларның максаты – зыян салудан да бигрәк, Россиядә яшәүчеләрнең йөрәкләренә курку, шом салу.

Безнең күк йөзе саклануга карамастан, өстәмә саклык чарасы сыйфатында «Татар-информ» БПЛА һөҗүме очрагында үзеңне ничек тотарга һәм үзеңне, якыннарыңны ничек сакларга кирәклеге турында белешмәлек чыгарды.

Әгәр пилотсыз очкыч һөҗүме вакытында урамда булсагыз, беренче эш итеп ачык урыннан китегез. БПЛА кыйпылчыклары дистәләрчә метрга таралырга мөмкин, шуңа күрә якындагы бинада, җир асты кичүендә яки паркингта ышыкланырга кирәк.

Фото: Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе

Якын-тирәдә ышык урыннар булмаса, башыгызны кулларыгыз белән каплап җиргә ятыгыз, бигрәк тә дронның сызгыруы ишетелсә. Ышык урын итеп су ага торган урын (водосток), күзәтү чокыры, шартлаудан саклану чокыры, бордюр, койма фундаменты, канау, чокыр һәм башкалар киләчәк.

Якында гына зарарланган конструкцияләргә кагылмаска һәм төшкән дронга якын килмәскә кирәк, чөнки дронда шартлагыч матдәләр булырга мөмкин.

Әгәр сез автомобильдә яки җәмәгать транспортында булсагыз, кичекмәстән туктагыз, двигательне сүндерегез һәм салоннан чыгып китегез. Автомобиль кыйпылчыклардан сакламаячак, ә пыяла ватылганда җәрәхәтләнергә мөмкин.

Фото: Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе

Машинадан чыкканнан соң якындагы ышык урынга узарга кирәк, бу – метро, паркинг һ.б. булырга мөмкин. Булдыра алсаң, үзең белән документлар алырга кирәк, ләкин алар кул астында булса гына – тоткарланырга һәм озак эзләргә ярамый.

Әгәр сез бинада булсагыз, тәрәзәләрдән читкә китегез. Пыяла кыйпылчыклары – бәрелү вакытында төп куркынычларның берсе.

Алдан ук йортта куркынычсыз зонаны билгеләгез – санузел, кладовка яки коридор, анда ике терәк дивар бар. Бу биналар җәрәхәтләр алу куркынычын киметә.

Фото: Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе

Эвакуация вакытында лифтларга утырмагыз: электр челтәрләре зарарланган очракта, сез лифтта калырга мөмкинсез.

БПЛА һөҗүме урыннары янында телефон куллану катгый тыела. БПЛА төшкән урыннар кадрларын теләсә нинди ачык чыганакларда күрсәтү шулай ук катгый тыела. Бу мәгълүматлар буенча дошман киләсе атаканы коррекцияләргә мөмкин.

Фото: Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе

«Паникага бирелергә ярамый, бигрәк тә кешеләр күп җыелган урыннарда»

Исегездә тотыгыз: тынычлык сакларга кирәк. Әгәр дә сез БПЛА һөҗүме шаһиты булсагыз, куркынычсыз урыннан ашыгыч хезмәтләргә 112 номеры буенча шалтыратырга һәм үзегез белгән бар нәрсәне хәбәр итәргә кирәк.

Төшкән БПЛА табылса, кимендә 100 метр дистанция саклагыз. Ватыкларга якынлашу детонациягә яки токсик матдәләр белән агулануга китерергә мөмкин.

Сәүдә үзәкләре яки метро кебек җәмәгать урыннарында персонал күрсәтмәләрен үтәгез. Паникага бирелмәгез: кискен хәрәкәтләр һәм этеш-төртеш җәрәхәтләнү куркынычын арттыра. Әгәр сез халык арасында булсагыз, башыгызны кулларыгыз белән каплап, ишеккә таба хәрәкәт итегез.

Мөмкин булган һөҗүмнәргә әзерлек барышында документлар, су, аптечка һәм фонарь белән «хәвеф чемоданын» алдан җыегыз. «Хәвеф чемоданы», кагыйдә буларак, гадәттән тыш хәл очрагына комплектланган рюкзак яки күләме 30 литрга якын булган сумкадан гыйбарәт. Аны уңайлы урында, мәсәлән, алгы бүлмәдә саклагыз.

«Беренче кирәк-ярак» комплектында түбәндәге предметлар булырга мөмкин:

  • фонарь;
  • мини-радиоалгыч (радиоалгычлы күп кенә мобиль телефоннар);
  • эш кораллар җыелмасы булган универсаль пычак;
  • шырпы (ау шырпысы) яки кабызгыч;
  • 1 тәүлеккә исәпләп ризык (аз урын алып торучы теләсә нинди калорияле, җиңел продуктлар);
  • акча, документлар (паспорт яисә аның күчермәсе);
  • беренче медицина ярдәме чаралары җыелмасы: индивидуаль бәйләү пакетлары, бактерицид пластырьлар җыелмасы; БФ клее – йод һәм зеленка урынына кулланыла; авырту синдромын киметә торган препаратлар (теш һәм баш авыртуы, җәрәхәтләр, пешүләр вакытында авырту, бизгәк авыртуы); аллергия вакытында кулланыла торган дарулар; табиб тарафыннан язылган дарулар җыелмасы;
  • кечкенә блокнот һәм карандаш кирәк булырга мөмкин (ручка урынына карандаш алыгыз, ручка һәрвакыт язмаска да мөмкин).

Югарыда санап үтелгән предметлар күп урын алып тормый, ә аларның булуы күп кенә кыенлыкларны булдырмаска ярдәм итәчәк.

Чыганак: «Татар-информ», Дмитрий Шатров

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100