Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Тәрәзә төбендә суган кыягын ничек үстерергә?

news_top_970_100
Тәрәзә төбендә суган кыягын ничек үстерергә?
https://pixabay.com/

Тәрәзә төбендә яшел суган кыягы үстереп була. Моның өчен суганны суга утырту хәерле. Бу турыда киңәшләр сайтында язылган.

Кыяк үстерү өчен 2,5–3,5 см үлчәмдәге суганнарны алыгыз. Алар бәрелмәгән, черемегән булсын. Кыяклана башлаган суганчаларны алу яхшы була.

Суганчаның өске өлешен сак кына кисеп алып, 24-48 сәгатькә суга салып куегыз. Суны алмаштырып торыгыз. Ул 35-40 градус температурада булсын. Аннары шулкадәр үк вакыт янтарь кислотасы яки калий гуматы эремәсенә салып куегыз (моның өчен берничә тамчы кислота яки гуматны бер стакан җылымса суда эретегез). Болай эшләү тамыр системасы яхшы булсын өчен кирәк. Өч көндә тамырлар чыга һәм тиз генә кыяклар да үсә башлый.

Тагын бер ысул - суганчаны үстерәсе суда комплекслы минераль ашлама тозларын эретү. 

Суганчалы савытны җылы урынга куегыз.  22... 24 градуста суган кыяклары тизрәк үсә.

Суганның тамыр системасы өйдә кечкенә савытта туклыклы туфрак катнашмасы кулланып үстерергә дә яраклы, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100