Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Тәрәзә пыяласында чебен эзләрен ничек бетерергә?

news_top_970_100
Тәрәзә пыяласында чебен эзләрен ничек бетерергә?
https://ru.freepik.com/

Тәрәзә пыялаларында чебен һәм башка бөҗәкләрнең эзләрен бетерү шактый кыен була. Моның җиңелрәк ысулы киңәшләр сайтында чыкты.

Чебеннәр тәрәзәгә дә, пыяла астындагы фотоларга да тизәкләрен калдырып китәргә мөмкин.

Оста хуҗабикәләр моның өчен суган куллана. Суганны урталай ярып, шул ярымшарлар белән пычрак пыялаларны ышкып чыгыгыз. Аннары чиста су белән юып төшерегез. Тап та, эз дә калмас, диелә хәбәрдә.

Пыяла ялтырап торсын өчен, аракы кушылган акбур кулланып була. Акбурга бераз аракы кушарга һәм шуның белән пыяланы ышкырга кирәк. Акбур булмаса яки аракы бетсә, 1 аш кашыгы крахмалны 1 л суда җебетеп, шуның белән пыяланы ышкыгыз.

Аннары тәрәзәләрне аш серкәсе кушылган су белән юып алыгыз, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100